Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2019, 15:52

Илсур Метшин Казанда яшәүче хатын-кызларга республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды

Бүләкләү тантанасы Казан Ратушасында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март, Алена Мирошниченко). Бүген, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Казан Ратушасында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесе нәтиҗәләрен чыгаралар. Чараны ачып, Казан Мэры Илсур Метшин катнашучыларга республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды.

21-нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең терапия бүлегенең табиб-терапевты Роза Зиннәтуллина "ТР атказанган табибы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. "ТР атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә 4-нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Луиза Газизуллина лаек булды.

Бәйрәмдә Илсур Метшин шулай ук Казан вертолет заводының герметизаторчысы Асия Илаловага, Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсенең термик цехы башлыгы Эльмира Гыйбадуллинага һәм Казан вертолет заводының лаборанты Анна Волостновага "Казан файдасына башкарган хезмәтләре һәм батырлыгы өчен" аерым хөрмәтләү билгеләре тапшырды.

Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге социаль педагогы Марина Пижонкова, "АльянсХлеб" ҖЧҖ технологы Елена Крайнова, Казан дәүләт казна дары заводының үзәк завод лабораториясе башлыгы Лилия Селиванова, Вахитов районының "Горводзеленхоз" МУП СПС (бакчалар, парклар, скверлар) яшелләндерү участогы мастеры Альбина Андреева һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры директоры Ландыш Гыйззәтуллина Казанның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Казан Мэры Рәхмәте белән "Подросток" МБУ "Энергетик" локациясе җитәкчесе урынбасары Евгения Сабируллова, Казан вертолет заводының мәдәният йорты мөдире Ольга Дроздова, "Островский" отеле башкарма директоры Инга Гадзаева, шулай ук "Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексының кунакханәләре белән идарә итүче Илфира Гафиятуллина бүләкләнде.

Фоторепортаж
8 март алдыннан Казан Ратушасында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесе нәтиҗәләрен чыгардылар
Видеорепортаж
06.03.2019 17:33
8 март алдыннан Казан Ратушасында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесе нәтиҗәләрен чыгардылар
Барлык яңалыклар