Казан мэры Илсур Метшин 2024 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары башлыкларының медиарейтингы лидеры булды. Шәһәр башлыгының медиаиндексы федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча 233 мең 449,4 пункт тәшкил иткән.
Массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның БРИКС+ илләре шәһәрләре халыкара форумында
чыгыш ясавы һәм БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясен төзергә тәкъдим итүе турында яздылар.
Моннан тыш, мэр БРИКСның XVI саммиты чараларында
катнашты һәм чарада катнашучы илләр вәкилләрен шәхсән сәламләде. Саммит кысаларында Илсур Метшин БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән эшлекле очрашу
уздырды .
Казан шәһәре Думасы утырышында шәһәр башлыгы 2023 елда төбәк башкаласына инвестицияләрнең 46,5 млрд сумга артуы турында белдерде. Ә ХXVIII сессиядә Илсур Метшин мэриянең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга планнары турында хисап тәкъдим итте.
Медиарейтингның икенче урынында Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев (210 мең 612,1 пункт), ә өченче урында Ульяновск башлыгы Александр Болдакин (161 мең 574,2 пункт).
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Илсур Метшин 2024 елның октябрь-ноябрь айлары өчен Мэрларның милли рейтингында беренче урынны
алды . Түрәләрнең иң алдынгыларын читтән торып анкеталау һәм белгечләрне сораштыру нигезендә төзеделәр. Алар илнең 88 шәһәре башлыгын бәяләде. Рейтингта икенче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин алды, өченчене – Төмән башлыгы Максим Афанасьев.