В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лидерлар өчлегенә шулай ук Түбән Новгород һәм Уфа шәһәрләре башлыклары кергән
Денис Гордийко фотосы
Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары җитәкчеләренең 2025 елның октябрь ае медиарейтингын әйдәп бара. Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча шәһәр башлыгының медиаиндексы 14 мең 611 пунктны тәшкил иткән.
Массакүләм мәгълүмат чаралары Казан мэры Илсур Метшинның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Рөстәм Габделхаковның агынты сулар челтәрендә бер ел эчендә тыгылган чүпләрне җайга салу эшләре турындагы чыгышын шәрехләве хакында язган.
Казан мэры Илсур Метшин, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең мактаулы вәкиле буларак, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы белән үзара аңлашу турындагы меморандумга имза куйган, дип хәбәр ителгән.
Моннан тыш, шәһәр башлыгы казанлыларның фатирларны туристларга арендага бирүдән кергән керемнәренә салым салынмавы хакында фикерләрен белдергән.
Массакүләм мәгълүмат чаралары тагы бер мөһим мәсьәлә: Казан мэры Илсур Метшинның Кытайда PowerChina генераль директоры Тан Юйхуа белән эшлекле сөйләшүләр уздыруы һәм ике якның Татарстан башкаласында «ЯрПарк» торак комплексын гамәлгә ашыру нечкәлекләре турында фикер алышулары хакында язган.
Рейтингның лидерлар өчлегендә икенче урында – Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев (11 247 пункт), өченчедә – Уфа башлыгы Ратмир Мәүлиев (10 336 пункт).
Рейтинг «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы тарафыннан 106 меңнән артык чыганакны: ТВ-каналлар, радиостанцияләр, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чараларын үз эченә ала.
Исегезгә төшерәбез, Казан мэры Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында медиарейтингны инде беренче тапкыр гына җитәкләми.