Уку елы Казанда иң заманча стандартлар буенча төзелә торган яңа мәктәпләр ачылудан башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Уку елы Казанда иң заманча стандартлар буенча төзелә торган яңа мәктәпләр ачылудан башланды. Мәгариф учреждениеләре төзелеше темплары буенча Татарстан башкаласы Россиянең күп кенә эре шәһәрләрен узып китә – 5 ел эчендә шәһәрдә 13 мәктәп төзелде. Башка социаль объектлар кебек үк, уку йортларын да торак фонды белән параллель рәвештә төзү мөһим, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин «Эфир» шәһәр телеканалындагы «Тема» тапшыруында.
Быел Казанда Бондаренко урамында 800 урынга өстәмә корпус белән 1224 урынлык «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы, шулай ук Н.Җиһанов урамында 187-нче лицей ачылды, дип искә төшерде Мэр. «Без беренче сентябрьне яңа төзелгән биналар белән каршы алдык», – диде И.Метшин.
Элек мәктәпләр, торак микрорайоннарны эксплуатациягә керткәннән соң, еллар узгач кына төзелгән булса, бүген Казанда социаль объектлар төзелеше торак фонды белән параллель рәвештә алып барыла, диде шәһәр башлыгы. Әйтик, Мэр Азино микрорайоны белән мисал китерде, анда авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча яңа йортлар тапшырылды, ә социаль объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары, ял итү учреждениеләре төзү программасы соңга калып килде.
«Азинодагы беренче бассейнны без 2009 елда төзедек, ә моңа кадәр 20 ел элек йөзү белән шөгыльләнү өчен шәһәр үзәгенә йөрергә мәҗбүр булдылар, – дип аңлатты Мэр. – Хәзер без социаль объектларны торак фонды белән параллель рәвештә төзергә тырышабыз. Бу – безнең яңа тренд, мин аңа шәһәр мэры буларак, бик сөенәмен».
Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелә торган яңа мәктәпләр – гомуми белем бирү учреждениеләре генә түгел, ә чын заманча, технологик белем сарайлары, дип өстәде Мэр. Н.Җиһанов урамындагы 187-нче «Ритм» күппрофильле лицее нәкъ менә шундый сарайларның берсе булды. Илкүләм проект буенча төзелгән башка мәктәпләрдәге кебек үк, анда да укучылар өчен 2 бассейн һәм 2 спорт залы, югары технологияле җиһазлары булган заманча кабинетлар, мәктәп рестораннары, 500 урынлы актлар залы һәм башкалар бар. Бүген Татарстан башкаласында шундый 6 мәктәп төзелде, дип искәртте шәһәр башлыгы.
«Бу безнең стандарт, ниндидер үзенчәлекле мәктәпләр түгел, – дип ассызыклады ул. – Балалар, шундый мәктәпне тәмамлап, заманча дөньяда кирәкле барлык күнекмәләргә ия булачак».
Казанда социаль объектлар төзү темплары югары булуга карамастан, мәктәпләргә ихтыяҗ элеккечә югары, дип өстәде Мэр. Бу елдан-ел парта артына күбрәк укучылар утыруы белән аңлатыла.
«Биш ел элек безнең 109 мең мәктәп укучысы бар иде. Быел – 149 мең укучы. Безнең 10 беренче сыйныфлар укый торган мәктәпләребез бар! – диде И.Метшин. – 2023 елда парта артына 24 мең беренче сыйныф укучысы утырачак – бары тик беренче сыйныф укучылары гына! Ә биш елдан соң, 2025 елда, без 190 мең укучыны көтәбез – бу тулы бер шәһәр. Без балаларга, яшьләргә шат, һәм актив рәвештә мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүне дәвам итәчәкбез».
Мәгариф өлкәсен үстерүгә бирелгән игътибар үзен тулысынча аклый, моны Казан укучыларының имтиханнарда, конкурсларда һәм олимпиадалардагы уңышлары раслый, дип өстәде И.Метшин. «Безнең балалар Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан соң олимпиадаларда җиңүләр саны буенча өченче урынны били, ә бит шәһәр зурлыгы буенча без бишенче урында гына, – дип аңлатты Мэр. – Әгәр дә мең укучы алсак, безнең мәктәп укучыларының нәтиҗәләре берничә тапкырга югарырак. Аларга яңа уку елында алдынгылар сафында булуларын һәм уңышлары белән безне шатландыруларын телим».
Татарстан башкаласында балалар бакчалары да актив төзелә, дип өстәде шәһәр башлыгы. «12 ел эчендә без 17 мең урынга 118 балалар бакчасы төзедек – уйлап кына карагыз бу санны! Киләчәктә дә кимен куймабыз», – диде Мэр.
Быел Казанда 2220 урынлык тугыз яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә, мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь төзекләндерү ясауны исәпкә алып, аларда 4 мең урын булдырылачак.