Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2025, 11:15

Илсур Метшин: «Спорт комплексы сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен менә дигән бүләк булачак»

«Салават Күпере» торак комплексында спорт комплексы бинасының каркасын су тамчысы формасында төзеделәр

«Салават Күпере» торак комплексында спорт комплексы төзелә. Объектта фундамент эшләре һәм бинаның каркасын төзү тәмамланган инде. Киләчәктә спорт комплексы тәүлегенә 800-1000 кешене кабул итә алачак.  Биредә падел һәм сквош-кортлар, командалы спорт төрләре өчен өч мәйданчык, фитнес залы, йога үзәге җиһазландырылачак. Төзелеш эшләренең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.

Казан мэры билгеләп үткәнчә, «Салават Күпере» торак комплексы барлык кирәкле социаль инфраструктура белән тәэмин ителгән инде. Анда дүрт бинада урнашкан, уку процессы өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган өч заманча мәктәп, тугыз балалар бакчасы, зур күпфункцияле парк, яшүсмерләр клубы һәм заманча хастаханә эшли.

«Салават күпере»ндә спорт үзәге төзү – районның социаль инфраструктурасына кертемнәребезнең дөрес дәвамы, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Микрорайон үсүен дәвам итә, һәм елына 360 меңгә кадәр кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән яңа спорт үзәге – «Салават күпере» халкының нәкъ менә нәрсәгә мохтаҗ булуы. Без искиткеч комплекс сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен менә дигән бүләк булыр дип өметләнәбез».

Гомуми мәйданы 4,5 мең квадрат метрга якын булган ике катлы спорт комплексы Зилант урамындагы 22/15 номерлы йорттан ерак түгел төзелә. Ул дәүләт-хосусый партнерлык шартларында төзелә, инвесторларының берсе – «ФИЗРА» ҖЧҖ. Элегрәк проект «Демография» милли проекты кысаларында субсидияләр алу өчен РФ спорт министрлыгы тарафыннан хупланган иде (2025 елдан – «Гаилә» – мөх. төз.) шуннан соң Казан Башкарма комитеты һәм «ФИЗРА» ҖЧҖ арасында комплекс төзү буенча концессияле килешү имзалана.

Булачак спорт комплексының беренче катында командалы спорт төрләре (футбол, волейбол, баскетбол) өчен өч спорт кыры, шулай ук падел-теннис өчен корт урнашачак. Спорт зоналары һәр спорт төре өчен тартылган челтәр һәм төсле чишелешләр белән бүленгән бердәм киңлеккә берләштереләчәк.

Икенче катта сквош-корт, йога һәм бию дәресләре өчен ике зал, шулай ук 70 кешегә исәпләнгән фитнес залы җиһазландырыла.

Спорт зоналарыннан тыш, спорт комплексында 100 кв.м мәйданлы кафе, спортчыларны теркәү зонасы каралган. 8 чишенү бүлмәсе, 3 медицина кабинеты һәм 2 тренерлар бүлмәсе. Янәшәдәге территориядә 108 машинага исәпләнгән машина кую урыны булачак. Комплексның еллык үткәрү сәләте 360 мең кеше тәшкил итәчәк, сәгатьлек – 64 кеше.

Микрорайонда яшәүче 3,5 яшьтән өлкәнрәкләр өчен биредә спортның команда төрләре буенча спорт түгәрәкләре оештырылачак.

«Салават күпере» халкы яңа комплекс ачылуны түземсезлек белән көтә, чөнки якындагы спорт объектлары Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында һәм Горький шоссесындагы «Олимпиец» стадионында урнашкан, аларга җәмәгать транспорты белән барып җитәргә кирәк.

«Безнең микрорайонда шундый зур спорт үзәге барлыкка килүгә без бик шат, – дип тәэсирләре белән уртаклашты «Салават күпере»ндә яшәүче Алинә Сәмигуллина. – Биредә балалар өчен спорт секцияләре күп булыр дип ышанам. Безнең микрорайонның ничек үсүен, барлык кирәкле инфраструктураның барлыкка килүен күрү күңелле, һәм безгә хәзер шәһәргә йөрергә кирәкми».

Объект төзелеше 2024 елда башланган. Хәзерге вакытта нигез салынган, бинаның каркасын төзү һәм тышкы инженерлык коммуникацияләрен салу башкарылган. Хәзер мәйданчыкта көн саен 40ка якын төзүче һәм 6 берәмлек техника эшли. Алар фасад эшләрен башкаралар, түбә төзиләр һәм территорияне төзекләндерәләр. Якын арада эчке инженерлык коммуникацияләрен салуга керешү планлаштырыла.

Дизайнер Роберт Шәфигуллин эшләгән спорт комплексы концепциясе су тамчысын хәтерләткән гадәти булмаган форманы күздә тота. Бу эффектка ирешү өчен фасадны пыялалау каралган, ул районның әйләнә-тирә инфраструктурасына аһәңле рәвештә туры киләчәк.

«Безнең идея башка объектлар фонында аерылып торачак алыштыргысыз спорт комплексы булдыру иде. Без тамчы формасындагы концепцияне эшләдек, ул җирле халыкны кызыксындырырга һәм игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Без ышанабыз, бу объект танылачак һәм «Салават күпере» халкын спорт белән шөгыльләнү өчен шәһәргә йөрүдән коткарачак», – дип сөйләде Роберт Шәфигуллин.
Фоторепортаж
Барлык яңалыклар