Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2020, 17:37

Илсур Метшин: «1 сентябрьдән барлык башлангыч мәктәп укучылары да бушлай тукланачак»

Казанда Россия Президентының 1-4 сыйныфларда укучыларны бушлай кайнар туклану белән тәэмин итү турындагы йөкләмәсен үтәделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Ксения Швецова). Казанда барлык башлангыч мәктәп укучылары - 1-4 сыйныфлар - яңа уку елыннан бушлай тукланачак. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген 187-нче номерлы яңа күппрофильле лицейны карау барышында игълан итте. «1 сентябрьдән барлык башлангыч мәктәп укучылары бушлай тукланачак», - дип хәбәр итте Мэр блогер-әниләр белән аралашу барышында.

«Без һәрвакыт мөмкин булганча күбрәк сандагы балаларны кайнар ризык белән тәэмин итәргә тырыштык. Казан бу күрсәткеч буенча башка эре шәһәрләр арасында лидерлар рәтендә, - дип билгеләп үтте И.Метшин. - Без һәрвакыт катлаулы хәлдә булган балалар саны турында мәгълүмат җыябыз һәм аларны бушлай ашатабыз».

Казанда узган уку елында балаларның 18%-ы бушлай тукланган, елына моңа якынча 338 млн сум бүлеп бирелә, дип өстәде шәһәр башлыгы.

Шәһәрдә мәктәпләрне яңартуга һәм ашханәләрне реконструкцияләүгә берничә ел дәвамында аерым игътибар бирелә. Искәртеп узабыз, искергән мәктәп өстәлләрен масштаблы яңарту турындагы карар Мәгариф идарәсе һәм шәһәрнең Капиталь төзелеш идарәсе белән берлектә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан 2019 елда кабул ителде. 36 Казан мәктәбе билгеләнде, модернизациягә шәһәр бюджетыннан 170 млн сум һәм Азык-төлек департаменты акчаларыннан 90 млн сум акча бүлеп бирелде. 7 ел эчендә генә дә Казан мәктәпләрендә «Мәктәп рестораны» форматында 65 ашханә барлыкка килде, бу эш бүген дә дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга үз мөрәҗәгатендә барлык башлангыч сыйныф укучыларын - 1-4 сыйныфларны - бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүне йөкләде. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен дәүләт башлыгы өч чыганактан – федераль, төбәк һәм җирле чыганаклардан акча алырга тәкъдим итте. РФ Президенты туклануны оештыруга акча табарга гына түгел, ә кирәкле инфраструктура булдырырга һәм мәктәп ашханәләрен сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү системасын җайга салырга кирәк, дип ассызыклады. «Илнең барлык субъектларында, 2023 елдан да соңга калмыйча, башлангыч мәктәп укучылары түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителергә тиеш», - дип ассызыклады В.Путин.

Фоторепортаж
И.Метшин 187-нче номерлы «Ритм» күппрофильле лицее буенча блогер-әниләр өчен экскурсия үткәрде
Видеорепортаж
13.08.2020 17:12
И.Метшин 187-нче номерлы «Ритм» күппрофильле лицее буенча блогер-әниләр өчен экскурсия үткәрде
Барлык яңалыклар