Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2021, 13:59

Илсур Метшин: «Чистарту корылмаларын реконструкцияләү – Казан экологиясен яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк проект»

Өч ел эчендә Казанда канализациянең биологик чистарту корылмалары комплексын реконструкциялиләр, бу исә тәүлегенә 650 мең куб.м юынты суларны чистартырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда канализациянең биологик чистарту корылмаларын масштаблы реконструкцияләү башланды. Аны 2023 елга төгәлләргә планлаштыралар, бу исә шәһәр агымты суларын чистарту сыйфатын берничә тапкыр яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Реконструкциядән соң «Водоканал» объекты тәүлегенә агып төшүче 650 мең куб.м. суны кабул итә һәм чистарта ала. Чистарту корылмаларына масштаблы капиталь ремонт ясау (ул 1974 елда төзелгәннән соң беренче тапкыр үткәрелә) шәһәр үсешенә, торак һәм сәнәгать предприятиеләре төзелешенә ярдәм итәчәк.

Реконструкция «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты һәм чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча төбәк программасы буенча алып барыла, бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан тулаем 6,3 млрд сум бүлеп бирелгән. Эшләрнең заказчысы «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» Дәүләт казна учреждениесе.

Илсур Метшин илдәге иң масштаблы экологик проектларны гамәлгә ашыру турында «Водоканал» МУП матбугат-туры барышында сөйләде. «Нинди су эчүебез һәм кире Иделгә суны ничек кайтаруыбыз бик мөһим. Бүгенге көндә федераль проект һәм республика программасы ярдәмендә без илдә беренчеләрдән булып чистарту корылмаларын реконструкцияли башлау мөмкинлеген алдык. Халык бу эшне күрми, әмма бу безнең үзебез өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә мөһим проект», – диде шәһәр башлыгы.

Иске чистарту корылмалары хәзерге химикатлар белән эшли алмыйлар

Матбугат турының беренче ноктасы булып Казанның гамәлдәге биологик чистарту корылмалары тора, алар реконструкцияләнәчәк. Биредә журналистларга чистарту корылмаларына тәүлегенә 450 мең куб. м су агып төшүе турында сөйләделәр, анда алар чистартыла, ә соңыннан Иделгә кайта. Алар елгага кайтыр алдыннан суны нәтиҗәле чистарта, әмма соңгы елларда чистартылган суда күп кенә матдәләрнең артып китүен билгеләп үтә башладылар, алар арасында – гомуми азот, аммонияле азот, фосфатлар. Бу шәһәр халкының төрле химик чараларны активрак куллана башлавы белән аңлатыла.

«Чистарту корылмалары төзелгән вакытта бу заманча предприятиеләр иде. Әмма тормыш бер урында тормый, гамәлдәге биологик чистарту корылмаларына килә торган су морфологиясе үзгәрә, – дип аңлатты Мэр журналистларга. – Ул елларда әле соңгы 30 елда барлыкка килгән чистарту һәм юу чаралары юк иде. Алар майларны нәтиҗәле эретеп кенә калмый, ә канализация торбаларының бетон суларын да җимерә. Шуңа күрә безгә чистарту корылмаларын реконструкцияләү кирәк иде, һәм без бу эшне башлап җибәрә алдык».

Реконструкциядән соң чистарту тагын да нәтиҗәлерәк булачак – су канализация өчен елгадан коймага караганда чистарак булачак. «Бу бик күп кеше тормышында чагылыш табачак. Идел елгасы бассейны территориясендә 60 млн кеше яши – бу ил халкының 40%-ка якыны», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

Гамәлдәге биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча киң колачлы эш 33 яңа объект төзелешен һәм гамәлдәге 22 объектны реконструкцияләүне үз эченә ала. Проектны «Гипрокоммунводоканал. Санкт-Петербург» ҖЧҖ компаниясе эшләде. Конкурс процедуралары нәтиҗәсендә подрядчы сайланды – ул шулай ук Казанда ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен төзүче «ВТС» ҖЧҖ предприятиесе булды.

«Проектны гамәлгә ашырганнан соң без 650 мең куб метр канализация суларын кабул итә һәм чистарта алабыз. Бу шәһәрне төзү, киңәйтү, яңа объектларны канализацияләүгә тоташтыру өчен мөһим», – дип сөйләде «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров.

Реконструкция барышында агып төшүче суларны кабул итү һәм чистарту туктатылмый

Аннары журналистлар аэротенклар (резервуарлар) төзелеше урынында булдылар. А.Егоров аңлатканча, реконструкция барышында стокларны берничә этапта өзлексез чистарту туктатылмый. Мәсәлән, беренче этапта 2023 елга кадәр һава станциясен, икенче чират комын, дүрт беренчел отстойник, дүрт аэротенк, алты икенчел отстойник һ. б. үзгәртеп кору планлаштырыла. Шулай ук өстәмә рәвештә ике аэротенк, ике икенчел отстойник, чистартылган стоклар каналы, биш ләм насос станциясе, комны зарарсызландыру бинасы, үзәк бүлү подстанциясе, трансформатор подстанциясе, административ-көнкүреш корпусы, һаваны чистарту җайланмасы барлыкка киләчәк. Бу максатларга 3,6 млрд сум каралган.

«Хәзер аэротенклар һәм фильтр-отстойникларга нигез салына. Һава өрдергеч станциясе төзү өчен әзерлек эшләре алып барыла, – дип сөйләде А.Егоров. – Параллель рәвештә лаборатория корпусы өчен нигез салу эше алып барыла. Бу ел планы буенча без өлгерәбез, график буенча барабыз. Чистарту корылмаларының ышанычлылыгы эшләр тәмамланганнан соң берничә тапкыр артачак, алар тагын, ким дигәндә, 50-60 ел сыйфатлы башка дәрәҗәдә файдаланылачак. Иң мөһиме – без Идел елгасын савыктырабыз».

Икенче этап 2023-2024 елларда үткәреләчәк. Ул үз эченә 1-нче номерлы рәшәткә бинасын реконструкцияләүне, беренче чираттагы комлыкны, сигез беренчел чъп урынын, җиде аэротенкны, сигез икенчел отстойникны һәм башка төр эшләрне ала.

Объектта шулай ук су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре, канализация һәм җылылык челтәрләре, элемтәнең тышкы челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү, территорияне төзекләндерү каралган.

«Эшләр тәмамланганнан соң чистарту корылмаларының ышанычлылыгы берничә тапкыр артачак, алар тагын, ким дигәндә, 50-60 ел сыйфатлы башка дәрәҗәдә файдаланылачак»
Андрей Егоров
«Водоканал» МУП директоры

Шәһәрдә экологияне яхшырту буенча тагын бер мөһим этап ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен төзү булды, дип өстәде Мэр. Исегезгә төшерәбез, ул биологик чистарту корылмаларында эшләтеп җибәреләчәк. Европада актив кулланыла торган яңа технологиянең канализация суларын чистартуның финал этабында куллану нәтиҗәсендә, 250 тонна ләм утырмасыннан көн саен 50 тонна куркынычсыз гранулят эшкәртеләчәк.

Пресс-турда Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Марат Закиров, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры катнашында «Водоканал» МУП чистарту корылмаларына матбугат-тур
Видеорепортаж
22.06.2021 14:01
Казан Мэры катнашында «Водоканал» МУП чистарту корылмаларына матбугат-тур
Барлык яңалыклар