Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2025, 15:09

Илсур Метшин: «Имин булмаган гаиләләр белән эш көн саен алып барыла»

Казанның опека органнары 1158 опекага алынган бала һәм дәүләт учреждениеләрендәге 165 баланың хокукларын яклый

Бүген Казанның опека органнары 1158 опекага алынган балага һәм дәүләт учреждениеләрендәге 165 балага карата хокукларын яклый. Биш ел эчендә шәһәрдә балаларны ата-аналарыннан тартып алуның ике очрагы булган. Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Казанда дүрт махсуслаштырылган учреждение эшли: махсуслаштырылган республика балалар йорты, Казанның Идел буе районы балалар йорты, «Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 11 нче мәктәп-интернаты» һәм «Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Дәрвишләр балалар интернат-йорты» ДКУ. Опека органнарының эше турында мэриядәге бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова сөйләде.

Баланы урнаштырганда өстенлекле хокук туганнарына бирелә, ә кечкенә балалар өчен – уллыкка алу өстенлекле санала. Уллыкка һәм опекунлыкка кандидатлар аеруча җентекләп сайлана, дип билгеләде Ирина Смирнова.

Опека белгечләре опекунның әхлакый һәм башка шәхси сыйфатларын, аның вазифаларны үтәүгә сәләтен, опекун гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне, шулай ук баланың үз теләген исәпкә ала – 10 яшьтән бу мәҗбүри шарт булып тора.

«Без киңәшмәләрдә опека мәсьәләләре турында еш фикер алышмыйбыз, әмма бу эш көн саен алып барыла. «Игелекле Казан» проектын төзегәндә без үз алдыбызга мондый очракларның санын киметү һәм опека органнары һәм район администрацияләре белгечләре генә түгел, ә «Игелекле Казан»ның битараф булмаган волонтерлары да имин булмаган гаиләләрне даими контрольдә тотуны тәэмин итү бурычын куйдык», – диде Илсур Метшин.

2017 елдан «Волжская Гавань» торак комплексында Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән өч өч бүлмәле фатир тәрбиягә бала алган гаиләләргә тапшырылды. Аларның һәрберсендә дүртәр бала тәрбияләнә, шул исәптән инвалид балалар һәм авыр яшүсмерләр. Программа гамәлдә булган елларда җиде бала балигъ булган һәм уңышлы гына мөстәкыйль тормыш башлаган, ә гаиләләр тәрбиягә яңа балалар алган.

«Муниципалитетның мондый ярдәме белән тәрбиягә алган ата-аналар инде үзенә күрә профессионал булалар, ә тәрбиягә алган балаларга алар тормышка яхшы юллама бирәләр», – дип өстәде спикер.

««Волжская Гавань» торак комплексында тәрбиягә алынган балалар өчен шартлар тудыру турындагы карарыбызның бүгенге көндә гамәлдә булуына шатмын. Шунысы мөһим, үзенчәлекле балаларны да, инвалид балаларны да тәрбиягә алалар. Мондый гаиләләр – Казанның байлыгы», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Опекуннарга һәм тәрбиягә бала алган ата-аналарга шактый ярдәм күрсәтелә. Агымдагы елда Татарстанда айлык түләүләр билгеләнгән: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 11 170 сум һәм мәктәп укучыларына 12 880 сум. Тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен 3 мең сум күләмендә түләү каралган, ә медицина яки педагогика белеме булган опекуннар өчен өстәмә түләүләр яшәү минимумының 50% ын тәшкил итә. Инвалид балаларны караган өчен 900 сум өстәмә түләү каралган. Казанда бу түләүләргә 2 мең сум күләмендә муниципаль өстәмә түләү өстәлә.

2010 елдан Татарстанда социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр базасы алып барыла. Казанда бүгенге көндә бу исемлектә 596 гаилә бар. Алар белән күзәтүсезлек һәм караучысызлыкны профилактикалуның барлык хезмәтләре белгечләре: сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният, спорт, яшьләр, полиция хезмәткәрләре эшли.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.06.2025
Видеорепортаж
23.06.2025 13:19
Казанда 1158 бала опекун яисә тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнә
Барлык яңалыклар