Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.12.2022, 09:33

Илсур Метшин: «Кеше мөнәсәбәтләре һәм дусларча аралашу җылысы сезне ел буе җылытсын»

Казан Мэры шәһәр халкын якынлашып килүче 2023 ел белән котлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын якынлашып килүче 2023 ел белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар!

Кадерле дуслар!

Бу минутларда без узып баручы 2022 елны озатабыз. Ул безнең һәрберебез өчен җиңел булмады һәм вакыйгаларга бай булды. Без торак һәм юллар, метро һәм мәктәпләр төзедек, яңа парклар булдырдык һәм искеләрен тәртипкә китердек, ишегалларын һәм медицина учреждениеләрен ремонтладык. Казан тагын да уңайлырак булды.

Без зур хыялны тормышка ашыруга – елга порты территориясен реновацияләүгә керештек. Шәһәрне алга таба үстерүнең мөһим механизмы эшли башлады.

Бергәләп сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик күп файдалы һәм игелекле эш башкардык – «Ярдәм» уникаль спорт комплексын, балалар өчен берничә ял итү инклюзив үзәкләрен ачтык.

«Игелекле Казан» канаты астында барыбыз бергә  мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск халкына актив һәм чын күңелдән ярдәм иттек, анда 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрдек.

Кадерле казанлылар!

2023 ел бусагада басып тора, мин барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Бәйрәм сезне игелекле хисләр һәм якыннарыгызның мәхәббәте белән сугарсын! Яңа ел могҗизасы бик күп кадерле мизгелләр бүләк итсен! Кеше мөнәсәбәтләре һәм дусларча аралашу җылысы сезне ел буе җылытсын.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим. Нинди генә авырлыклар булмасын, без аларны һичшиксез җиңәчәкбез.

Бәхетле булыгыз!

Яңа ел котлы булсын!» - диелә котлауда.

Барлык яңалыклар