Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2025, 13:29

Илсур Метшин: «Битараф булмаган Казан халкының күңел җылысы Белгородка кадәр барып җитсен»

Казан Белгород шәһәренә инфраструктурага ярдәм итү өчен 14 дизель генераторы салынган гуманитар йөк җибәрде

Бүген Казаннан «Игелекле Казан» акциясе эгидасы белән ракета һөҗүме вакытында зыян күргән Белгород халкына гуманитар ярдәм җибәрелде. Белгородка чик буе төбәгендә җылылык сезоны вакытында социаль объектларны тотрыклы электр белән тәэмин итәргә яраклы 14 дизель генераторын юлладылар. Гуманитар йөк төялгән 86 нчы фураны җибәрү тантанасында Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Марат Мөгыйнов фотосы

«Казанлылар янә тагын бер кат үзләренең ярдәмчел һәм ихлас булуларын исбатлады. Бүген без гуманитар ярдәмне яңа адреска җибәрәбез. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков мөрәҗәгатеннән соң, без «Игелекле Казан» эгидасы кысаларында эшмәкәрләрне, битараф булмаган кешеләрне җыйдык. Бүгенге ярдәм социаль объектларны, торакны, инфраструктура сафтан чыккан урыннарны тиз арада электр һәм җылылык белән тәэмин итү өчен кирәк», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Мэр искә төшергәнчә, Казан Лисичанск һәм Рубежныйга даими рәвештә ярдәм итеп тора. Әлеге шәһәрләргә башкаладан ярты миллиард сумлык 1,6 мең тонна йөк җибәрелгән.

Ярдәм буларак җибәрелгән 30 һәм 60 киловатт егәрлекле, гомуми бәясе 5 миллион сумнан артыграк булган дизель генераторлары мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, шулай ук «Водоканал» объектлары һәм социаль яклау учреждениеләре эшен тәэмин итү өчен каралган.

Белгород өлкәсе губернаторы мөрәҗәгатеннән соң, Казанның битараф булмаган эшмәкәрләре чик буе төбәгенә ярдәм итәргә ният белдергән. Оештыру эшләре белән шөгыльләнгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Габделхаков әлеге игелекле гамәлнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Без җибәргән генераторлар хәлиткеч инфраструктураны нормада тоту өчен кирәк, электр энергиясе халык өчен мөһим. Алда безне кыш көтә һәм резерв генерациясе социаль объектларның тотрыклы эшләве өчен кирәклеген аңлыйбыз».

Гуманитар ярдәмне йөк машинасын йөртүче Әмирхан Мохтаров илтә. Игелекле гамәлләр кылучы егет бу юнәлештә инде өченче тапкыр юлга чыгуын, моңа кадәр үзенең Лисичанскка һәм Рубежныйга баруын сөйләде: «Мин үзем алып бара торган йөк өчен зур җаваплылык тоям һәм әлеге ярдәмгә мохтаҗ төбәккә, кешеләргә яхшылык эшли алуым белән горурланам», - диде Әмирхан Мохтаров.

Шәһәр башлыгы йөк машинасын йөртүче егеткә хәерле юл теләде. «Тугандаш Казаннан тугандаш Белгородка «сәлам» тапшырыгыз. Кышны җылыда, яктыда үткәрсеннәр, битараф булмаган Казан халкының күңел җылысы Белгородка кадәр барып җитсен. Хәерле юл!», - диде шәһәр башлыгы Әмирхан Мохтаровка.

Исегезгә төшерәбез, Казан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм итеп тора. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Казан Мэриясе, хәрбиләрнең һәм аларның туганнарының шәхси үтенечләрен искә алып, төзелеш, хуҗалык, азык-төлек товарларын һәм беренче кирәк-ярак әйберләрен кертеп, 72 партия гуманитар ярдәм җибәргән.

Шәһәр администрациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен (6 023 гаилә) контрольдә тота. Беренче чиратта балигъ булмаган балаларга ярдәм күрсәтелә (барлыгы 7 663 бала): мәктәпләрдә 5 меңгә якын укучы ике тапкыр туклану ризыгы белән тәэмин ителгән, 2 меңгә якын бала балалар бакчасына йөргән өчен ата-ана түләвеннән азат ителгән.

Фоторепортаж
Казан Белгород шәһәренә инфраструктурага ярдәм итү өчен 14 дизель генераторы салынган гуманитар йөк җибәрде
Видеорепортаж
01.11.2025 12:11
Казан мэриясеннән Белгород өлкәсенә гуманитар ярдәм җибәрделәр
Барлык яңалыклар