(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). Муниципаль унитар предприятиеләр тарафыннан ихтыяҗ булса, Казанда, Башкарма комитетның муниципаль сатып алучылары эшчәнлеге аналогиясе буенча, үзәкләштерелгән сатып алулар системасы эшләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Конкурентлы сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе җитәкчесе Григорий Харитонов хәбәр итте.
Үзәкләштерелгән сатып алулар системасын булдыру идеясен Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хуплады. "Үзәкләштерелгән сатып алулар системасы булдырырга мөмкинлек булу фикере МУПлар, җитәкчеләр тарафыннан ишетелде һәм моны булдырырбыз, дип ышанам. Ел башында аны гамәлгә кертергә һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кирәк. Үтә күренмәлелек, оптималь чыгымнар - муниципаль сатып алуларны оештыруда төп өстенлекле юнәлешләребез", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Мэр Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга әлеге сорауны җитәкләргә кушты.
Шәһәр башлыгы искәртүенчә, 2017 ел азагында Россия Президенты Владимир Путин кече һәм урта бизнеска сатып алулар һәм дәүләт һәм муниципаль заказ процедурасында катнашуны җиңеләйткән законга кул куйды. "Россия Президенты 2020 елга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр секторында кече һәм урта бизнесның сатып алулар өлешен ике тапкыр арттырырга кушты. Безне, заказчылар буларак, бу бик шатландыра. Беренчедән, кече һәм урта бизнес бездә яхшы үсеш алган. Эшкуарларыбызга алга таба үсәргә бу өстәмә этәргеч булып тора. Ә иң мөһиме, муниципаль органга бу бюджет чараларын экономияләргә өстәмә мөмкинлекләр бирә", - диде Илсур Метшин.
Г.Харитонов аппарат киңәшмәсендә дирекциянең 2017 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, сатып алуларда 684 млн сумлык экономия тәэмин ителгән. Мисал итеп ул Миллениум күпере һәм өченче транспорт дамбасы буенча проект-смета документациясен әзерләүгә ачык конкурсны китерде. Г.Харитонов сүзләре буенча, дирекция уңайлырак шартлар тәкъдим иткән китерүче тапкан, нәтиҗәдә, раслау этабында экономия 1 млн сум (яки 18,7%) тәшкил иткән.
Казанның муниципаль унитар предприятиеләре сатып алуларын экспертиза үткәрү этабында 2 мең 574 гариза буенча дирекция үзгәрешләр кертү турында киңәшләр бирә, нәтиҗәдә 74 млн сумлык экономия тәэмин ителә. "Шул ук вакытта, шәһәр МУПларының үткәрелгән торглары буенча 2017 елда 289 млн сумга якын экономия тәэмин ителде", - диде Г.Харитонов.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу чынлап та зур сумма, әмма әлеге эшнең уңай яклары анда гына түгел. "Соңгы елларда дирекция тарафыннан гариза документациясенә, МУПларга карата шелтәләр кимеде", - диде Татарстан башкаласы Мэры.