Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2024, 10:00

Илсур Метшин Мәскәү районының 64 мең кешесен җылылык белән тәэмин итә торган торбаүткәргечнең алыштырылуын тикшерде

40 ел элек Восстание һәм Васильченко урамнары киселешендә салынган 600 метрлы торба участогын яңасына алыштыралар

Быел Татарстан башкаласында 64 км төрле инженерлык челтәрләре алыштырылачак. Иң зур күләм Казанның җылылык челтәрләренә туры килә, алар шәһәрнең төрле өлешләрендәге 78 участокта 26 км торба яңартачак. Мэр Илсур Метшин иң озын участокларның берсендә ремонт эшләренең ничек баруын тикшерде, анда тузганлык 60% тан артып киткән.

Казан астында барлыгы 4 мең километрдан артык төрле коммуналь челтәрләр – җылылык, канализация һәм суүткәргеч торбалар уза. Аларның гомуми тузганлыгы бүгенге көнгә 70% тан артып китә.

«Без республика рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән инженерлык коммуникацияләрен алыштыру программасын көтәбез. Хәзер әзерлек эшләре бара. Ләкин үзебез дә кул кушырып утырмыйбыз. Быел шәһәрдә 64 чакрым төрле челтәр алыштырылачак», — дип хәбәр итте мэр Илсур Метшин.

Яңартыла торган 64 км челтәрнең иң зур күләме Казанның җылылык челтәрләренә туры килә, алар шәһәрнең төрле өлешләрендәге 78 участокта 26 км торбаны (41%) алыштырачак. «Водоканал» МУП 23 км торбаны (36%), ә «Казэнерго» АҖ 15 км (23%) төзекләндерәчәк.

Бүгенге көндә Казан җылылык челтәрләре эшли торган иң зур участокларның берсе Восстание һәм Васильченко урамнары киселешендә урнашкан. Диаметры 720 мм булган торбалар биредә 1985 елда салынган. Алар буенча Мәскәү районында яшәүче 64 мең кешенең фатирларына, шулай ук мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау объектларына җылылык керә. 40 елга якын вакыт эчендә торбаларның тузуы 60% тан артып киткән, июньдә 600 метр җылылык челтәрен алыштыру эшләре башланган.

Хәзер объектта 15 белгеч һәм махсус техника эшли: кран һәм казу машиналары, манипуляторлар, үзбушаткыч җайланмалар, дип хәбәр итте мэрга Казан җылылык челтәрләре директоры Әсхәт Шаханов. Хәзерге вакытка объектта эшләр 90% ка башкарылган. Белгечләр иске торбаны сүткәннәр һәм яңасын урнаштырганнар, тоташтыргычларны изоляцияләгәннәр, ә тиздән челтәрләрне ком белән күмәчәкләр һәм территорияне төзекләндерәчәкләр.

«Һәр шундый участок белән безнең бурыч шәһәр хуҗалыгының ышанычлылыгын арттыру», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Восстание һәм Васильченко урамнары киселешендә торбаларны алыштыру эшләре җылыту сезоны башлануга өлгерү өчен ике атна эчендә тәмамланырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, ул биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура +8 градуска җиткәч старт ала. Мәсәлән, узган ел ягу сезоны 5 октябрьдә башланды.

Шәһәр мэры белән бергә күчмә киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков һәм башкалар катнашты.
Фоторепортаж
Илсур Метшин Мәскәү районында торба үткәргечнең алыштырылуын тикшерде
Видеорепортаж
13.09.2024 09:58
Илсур Метшин Мәскәү районында торба үткәргечнең алыштырылуын тикшерде
Барлык яңалыклар