В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мэры халыкны социаль активлык күрсәтергә һәм сайлау участокларына барырга чакырды
Фото: Денис Гордийко
«Бүгенге кояшлы иртәдә Казанда сайлау участоклары ачылды. Һәм мин барлык хөрмәтле халкыбызны социаль активлык күрсәтергә һәм Казан, Татарстан, Россия киләчәге өчен тавыш бирергә, президентыбызны сайларга һәм бергә яңа бәхетле тормыш төзергә чакырам», – дип мөрәҗәгать итте сайлаучыларга Илсур Метшин.
Казанда 466 участок сайлау комиссиясе эшли, шул исәптән 31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. Алар бүген 8:00 сәгатьтән ачылды һәм 20:00 сәгатькә кадәр эшләвен дәвам итәчәк, шул ук график буенча участокларда тавыш бирергә теләүчеләрне 16 нчы һәм 17 нче мартта да кабул итәчәкләр.
ТР башкаласында барлыгы 927 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Үз участогын гражданин Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында һәм сылтама буенча белә ала. Искәртеп узабыз, 283 нче участокта Павлюхин урамындагы 95, 102, 104, 104а, 104б, 106, 106б, 108, 108а, 110, 110а номерлы йортларда яшәүчеләр, шулай ук аңа беркетелгән кешеләр тавыш бирә ала.
Барлык сайлау участокларында диярлек видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Мондый техник мөмкинлек булмаган участокларда видеотеркәгечләр һәм даими видеоязма функциясе булган мобиль техника кулланыла. Шулай ук сайлау участоклары металл детекторлар белән җиһазландырылган.
Тавыш бирүчеләргә сайлау участокларында «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән язулы беләзек тапшырыла, аның ярдәмендә җәмәгать транспортында бушлай йөрүдән файдаланып булачак. Ул президент сайлауларының өч көнендә дә гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, сайлауларның соңгы көнендә, 17 нче мартта, «Иванушки International», «Кар-Мэн», Ваня Дмитриенко һәм башка танылган башкаручылар «Ак Барс Арена» стадионы янында гаилә фестивалендә чыгыш ясаячак. Шулай ук Казанның 20 мәйданчыгында балалар өчен күңел ачу программасы үткәреләчәк, 170 объектта ярминкә оештырылачак.
Моннан тыш, Казанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесе кысаларында өч автомобиль уйнатылачак. Анда катнашу өчен «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән язулы беләзек белән гаилә фотосы ясарга һәм аны хештеглар белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Җиңүчене турыдан-туры трансляция вакытында билгеләячәкләр. Тавыш бирүнең һәр көнендә бер машина уйнатылачак.
Камилә Вилданова