Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2024, 09:54

Илсур Метшин ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Казан мэры халыкны сайлау участокларына килергә чакырды

Бүген иртән Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Казан дәүләт мәдәният институтының Оренбург трактындагы 3 нче йорттагы 340 нчы сайлау участогында булды. Мэр участок эшенең ничек оештырылуын тикшерде, шулай ук халыкны тавыш бирүдә катнашырга һәм гаиләләре белән «Казан» үзәге янындагы концертка килергә чакырды.

«Бүген Татарстан һәм аның башкаласы парламентка депутатлар сайлый — республиканың сәяси тормышында мөһим вакыйга, чөнки халык тарафыннан сайланганнар биш ел дәвамында безнең хокукларыбызны яклаячак һәм закон чыгару белән шөгыльләнәчәк, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә. Без киләчәгебезне көйлибез, шуңа күрә мин халыкны социаль җаваплылык күрсәтергә һәм алар сайлаган кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырам», — дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Илсур Метшин.

Татарстан башкаласында 927 меңгә якын сайлаучы исәпләнә, шуларның 5 меңнән артыгы беренче тапкыр тавыш бирә ала. Шәһәрдә 20:00 гә кадәр 463 сайлау участогы эшли, билгеләнгән участокны Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында һәм KZN.RU порталында сылтама буенча табарга мөмкин. Моннан тыш, кайбер сайлау участокларында ярминкәләр, балалар өчен активлык һәм сәламәтлек пунктлары оештырылды.

«Бүген бәйрәм көне, шуңа күрә без сайлау кампаниясен генә оештырып калмадык. Халыкка уңайлы булсын өчен участокларда сәүдә мәйданчыклары җәелдерелгән, ә «Казан» Гаилә үзәге янында концерт программасы узачак. Гаиләләрегез белән килегез», – дип чакырды Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүчеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» дип язылган беләзекләр бирәләр. Алар буенча җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы концертка түләүсез керү каралган. Анда контракт буенча хәрби хезмәт турында сөйләячәкләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның мөрәҗәгатен һәм Татарстан гаиләләренең гореф-гадәтләре турындагы видеоязмаларны күрсәтәчәкләр, Ватанга мәхәббәт турында номерлар тәкъдим итәчәкләр. Аерым автобус маршрутлары һәм метрополитен бүген көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Моннан тыш, тавыш биргән татарстанлылар 12 смартфон һәм бер LadaVesta автомобиле ота ала. Фотоконкурста катнашу шартлары сылтама буенча урнаштырылган.
Видеорепортаж
08.09.2024 10:19
Казан мэры ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты
Барлык яңалыклар