В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашу Татарстан рәисе җитәкчелегендә узды
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быелның гыйнвар аенда ТР башкаласында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм ил президенты ярдәмчесе Игорь Левитинның уртак рәислегендә федераль оештыру комитеты утырышы узды. Нәтиҗәдә ярышларны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы расланды.
«Бүген аны үтәү буенча актив эш алып барыла. Республикада оператив штаб, шулай ук БРИКС уеннарын әзерләү һәм үткәрү юнәлешләре буенча эшче төркемнәр составлары төзелде һәм расланды. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар максималь рәвештә эшкә кушылды, максат – чараны иң югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру. Безгә күрсәтелгән ышанычны югары бәялибез», – диде ТР рәисе.
Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, Казанның халыкара дәрәҗәдәге һәм илкүләм спорт чараларын оештыруда тәҗрибәсе зур. Күптән түгел шәһәрдә «Киләчәк уеннары» беренче мультиспорт турниры уңышлы узды.
«Быел Россия БРИКС берләшмәсендә рәислек итә, югары дәрәҗәдәге кунаклар килү көтелә, бу безгә аерым җаваплылык йөкли. Һичшиксез, БРИКС уеннары горурлану өчен тагын бер сәбәп булачак», – диде Россия Спорт министрлыгы башлыгы.
БРИКС уеннары Казанда 10-26 нчы июньдә узачак, дип өстәде Владимир Леонов. Программа БРИКС илләрендә иң популяр 29 спорт төрен үз эченә ала. Турнирны үткәрүгә 18 спорт объекты җәлеп ителәчәк.
Ярышларга 75 илдән 5 меңгә якын катнашучы җыелачак. Алар өчен мәдәни программалар һәм экскурсияләр әзерләнә. Әйтик, кунаклар турнирны ябу тантанасына интеграцияләнәчәк Сабантуйны күрә алачак, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.