Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2023, 14:44

Илсур Метшин Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексын ачуда катнашты

Киләсе елда гыйбадәт йорты базасында 5-11 нче сыйныфларда укучы малайлар өчен мөселман пансионаты ачылачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь, Диләрә Гафурова). Бүген Казанның Левченко бистәсендә икенче катта 300 ир-ат һәм 80 хатын-кызга исәпләнгән зур намаз залы булган «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды. Объектның гомуми мәйданы мең квадрат метрдан артык. Тантаналы чарада ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Ачылу тантанасы изге Коръән укудан башланды. Ютазы ур., 8а адресы буенча урнашкан мәчетнең халыкның төрле катламнарына ярдәм күрсәтү буенча зур тарихы бар. Илсур Метшин барлык җыелган халыкны истәлекле вакыйга белән котлады һәм мәчетнең ун елдан артык элек нинди булганын искә төшерде.

«2008 елның мартында, Казанның меңъеллыгыннан соң эшли башлагач, мин Левченко бистәсенә килдем. Мәчет эченә кергәч, начар күрүче кешеләрне очраттым, аларның йөзләрендәге бәхет чаткыларын күреп шаккаттым. Алар чират белән мәчеткә эләгүләренә чын күңелдән шатлана иделәр, чөнки анда бер үк вакытта 16 кеше генә эләгә алган. Аллаһы безнең игелекле эшләребезне, догаларыбызны һәм ниятләребезне кабул итсен. Барысына да нык сәламәтлек, озын гомер, Казан, Татарстан, Россиябезгә муллык һәм иминлек телим. Барыгызны да котлыйм, яңа мәчетләр ачылышында очрашырбыз», – дип сәламләде Илсур Метшин.

«Сөләйман» мәчете беренче тапкыр 1999 елның декабрендә ачылган, анда элек гыйбадәт йорты урнашкан булган. 2007 елда биредә күзләре күрми торган кешеләрне Коръән нигезләренә өйрәтү башлана. Күп еллар әлеге корылма Россиянең сукыр мөселманнары өчен мәгърифәт үзәге булып кала.

Мәчетнең яңа комплексын һәм мәдәни үзәкне төзү буенча эшләр ике ел дәвамында бара. Бу вакыт эчендә бина тулысынча сүтелә һәм яңа объект төзелә, хәзер ике катлы мәчетнең өч ак гөмбәзе бар. Беренче катта ир-атлар өчен намаз залы урнашкан, аның уртасында кечкенә фонтан бар, икенче катта – хатын-кызларныкы.

Дин тотучыларны шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.

«Әлбәттә, мөселманнар буларак, без Аллаһы Тәгаләнең яңа йорты – мәчет ачылуына шатланабыз. Татарстанда һәр мәчетнең үз юнәлеше бар, чөнки бу гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә халыкның кайбер социаль ихтыяҗларын кайгыртучы урын да. Социаль эшкә генә юнәлдерелгән мәчетләр дә бар, шул ук вакытта мәгариф яки гаилә мәсьәләләрен колачлаган мәчетләр дә эшли. Бу бик яхшы!», – дип билгеләп үтте ул.

Яңа мәчетнең һәм аның янындагы мәдәни үзәкнең төп эшчәнлеге яшьләрдә рухи-әхлакый сыйфатлар формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк. Әйтик, киләсе елның сентябреннән биредә 5-11 нче сыйныфларда укучы ятим малайлар өчен пансионат ачылачак. Хәзер бөтен Россиядән әлеге категориядәге балалар кабул ителә, пансионатта барлыгы 30 лап бала яшәячәк. Алар барысы да «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды карамагында булачак.

Төп меценат сыйфатында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Разия Еникеева чыгыш ясады. Илсур Метшин аңа рәхмәт хаты тапшырды. Меценат шулай ук хәйриячелек һәм шәфкатьлелек өчен «Ярдәм» фонды ордены белән бүләкләнде.

Тантанада шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов, Татарстан Республикасының башка районнарыннан имамнар катнашты.

Фоторепортаж
Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексын ачу
Видеорепортаж
16.11.2023 15:53
Левченко бистәсендә «Сөләйман»  мәчетенең яңа комплексын ачу
Барлык яңалыклар