Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2022, 11:04

Илсур Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның балаларын мәктәпләрдә түләүсез туклану белән тәэмин итү турында карар кабул итте

Ярдәмнең башка чаралары Казан Мэры катнашында шәһәр штабының якындагы утырышында хәбәр ителәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь, Диана Жиленкова). Якын арада мобилизацияләнгән казанлыларның балалары өчен бушлай мәктәп туклануы оештырылачак. Мондый карарны шәһәр Мэры Илсур Метшин кабул итте. Шулай ук башка ярдәм чаралары эшләнде, алар турында шәһәр штабы утырышында хәбәр ителәчәк, дип сөйләде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР башкаласы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев.

«Халык алдында, шәһәребез өчен җаваплылык әлеге яңа мәсьәләләрне максималь рәвештә тиз арада хәл итүне таләп итә. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чараларының беренчел исемлеге төзелде. Ул шактый киң. Аны якындагы берничә көндә раслап, җәмәгатьчелеккә җиткерербез. Мэр бу юнәлештә билгеләгән төп критерий – гаиләләр белән эшне оештыру, бер гаиләне дә игътибарсыз калдырмау һәм барлык проблемаларны җентекләп хәл итү. Безнең хезмәткәрләр гаиләләр белән адреслы эш алып бара башлады, һәр гаиләгә социаль паспортлар төзелә, безгә бу ярдәм чарасы кирәк булган кешеләр турында төгәл мәгълүмат белергә ярдәм итәчәк. Хәзер һәр пункт буенча тиз арада исәпләүләр үткәрербез, механизмнарны җайга салабыз», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары консультация яки ярдәм сорап, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар: +7(843)558-74-18. Шулай ук «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре белән аралашырга мөмкин. Психологлар шәхсән очрашып һәм читтән торып ярдәм күрсәтәләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.10.2022
Видеорепортаж
03.10.2022 11:17
Мобилизация кысаларында Казаннан 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылган
Барлык яңалыклар