Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2026, 09:45

Илсур Метшин «Россиянең көче – кече Ватанда» III Бөтенроссия муниципаль форумында катнаша

Форум кысаларында Бишкек һәм Казан арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзалана

Фотоны Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе матбугат хезмәте тәкъдим итте

Бүген Казан мэры Илсур Метшин делегация белән Мәскәү шәһәренә сәфәр кыла. Алар «Россия» милли үзәгендә уздырыла торган «Россиянең көче – кече Ватанда» дигән III Бөтенроссия муниципаль форумында катнаша.

Мэр «Дөньядагы тәртипнең глобаль үзгәрешләре шартларында муниципаль дипломатия» панель очрашуында чыгыш ясаячак. Сессиядә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Комерчук, Беларусь Республикасының Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Комендант, Кыргызстан Республикасының Бишкек мэры Айбек Джунушалиев, Екатеринбург башлыгы Алексей Орлов һәм башкалар катнашачак. Әңгәмә барышында Россиянең чит илләр белән халыкара элемтәләрен ныгытуда муниципалитетларның ничек ярдәм итә алуы һәм халыкара муниципальара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар. Аралашуны оештыручы модератор «Россия в глобальной политике» («Россия глобаль сәясәттә») журналының баш мөхәррире Федор Лукьянов булачак.

Форум кысаларында Бишкек һәм Казан арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзалана.

Соңрак Илсур Метшин Минск һәм Бишкек коллегалары белән Мәскәүнең ситуация үзәгендә һәм «ЗИЛАРТ» музеенда булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең көче – кече Ватанда» форумы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла. Форум Россиядәге муниципаль берәмлекләрне алга этәрүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Форумның алдагы төбәк көннәре төрле темалар буенча Ставрополь краенда, Ленинград, Төмән, Иркутск, Липецк, Әстерхан өлкәләрендә, Саха (Якутия) һәм Башкортостан Республикаларында узды. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, форумда муниципаль хакимиятнең 7 меңгә якын вәкиле, белгечләр, төрле бергәлек вәкилләре катнаша, 350дән артык докладчы чыгыш ясый. 100дән артык эшлекле вакыйга үткәрелгән инде.
Барлык яңалыклар