Ратушада Казан шәһәр Думасының өченче чакырылыш сессиясенең йомгаклау утырышы узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының өченче чакырылыш сессиясенең йомгаклау утырышы узды. Соңгы биш елда депутатлар эшенең төп нәтиҗәләрен Казан Мэры, шәһәр Думасы Рәисе Илсур Метшин белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, депутатлар корпусы социаль-икътисади үсешнең барлык өлкәләрендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды - торак фонды һәм социаль объектлар төзелешеннән алып, тармак программалары үсешенә кадәр, шулай ук алда торган эшләрнең төп юнәлешләрен билгеләде.
«Казан торак фондын капиталь ремонтлау темплары һәм сыйфаты буенча флагман һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәре булды»
Соңгы елларда Казан төзелештә җитди алга китеш ясады һәм торак фондын капиталь төзекләндерү темплары һәм сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында флагман булды, дип билгеләде Мэр. «Безнең шәһәрдә биш ел эчендә 39 балалар бакчасы һәм 13 мәктәп төзелде, 85 бакча һәм 57 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, 1,5 меңнән артык ишегалды ремонтланды, - дип искәртте ул. - Моннан тыш, Казан дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде һәм Россиядә юл хуҗалыгы торышы буенча беренче урынны алды».
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә зур нәтиҗәләргә ирешелде. Шулай итеп, башкалада яшәүчеләрнең һәм кунакларның яраткан ял итү урыннарына әверелгән 98 парк һәм сквер заманча төс алды, тулысынча кипкән ике күл - Зур һәм Якты Аккош күлләре торгызылды, диде И.Метшин.
Казан югары технологияле медицина һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәренә әверелде. Шәһәрдә Европа дәрәҗәсендәге медицина учреждениеләре барлыкка килде, 80-нән артык хастаханә һәм поликлиникалар ремонтланды, йөздән артык спорт мәйданчыгы һәм 15 заманча спорт объекты төзелде, дип искәртте И.Метшин.
Казанда мәгариф, яшьләрнең тормышта үз-үзләрен табуы һәм буш вакытны уздыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, диде ул.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тарихта беренче тапкыр барлык шәһәр мәдәният сарайларына капиталь ремонт ясалды», - дип билгеләп үтте И.Метшин. Быел Юдинода Тимерьюлчылар мәдәният йортын һәм Җиңү проспектында «Чулпан» мәдәният йортын яңартуны төгәлләү планлаштырыла, дип өстәде ул.
«Без шулай ук барлык яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясадык, шәһәр яны лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча моңарчы күрелмәгән эш алып барыла, - диде шәһәр башлыгы. - Без Идел буе төбәкләрендә генә түгел, ә бөтен Россиядә шәһәр яны лагерьлары челтәрен саклап калган һәм аларга яңа тормыш бирә алган аз санлы төбәкләренең берсе».
Депутатлар ярдәме белән пандемия чорында халыкка ярдәм итү һәм шәһәр икътисадын саклап калу чаралары комплексы эшләнде
Татарстан башкаласында дөнья күләмендә зур вакыйгалар узды, алар арасында футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, Worldskills, башка күренекле халыкара чаралар, дип искәртте Мэр.
Иң мөһим казанышларның берсе Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү булды. «Быел депутатлар тарафыннан кабул ителгән мөрәҗәгатебез барлык дәрәҗәләрдә дә хупланды, - диде Мэр. - Бөек Ватан сугышы елларында искиткеч хезмәт батырлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты Указы белән Казанга бу мактаулы исем бирелде».
Коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында депутатлар корпусы һәм Башкарма комитет шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләсен даими контрольдә тотты. И.Метшин сүзләренчә, бу килеп туган хәлгә вакытында җавап бирү һәм шәһәр икътисадын үстерү өчен ярдәм итү комплексын эшләү мөмкинлеген бирде.
Депутатларның эш нәтиҗәләре: Стратегия-2030, шәһәрнең Генераль планы һәм бюджетның социаль юнәлеше
«2030 елга кадәр Казанның Социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләү һәм гамәлгә ашыру депутатлар корпусы өчен төп мәсьәләләрнең берсе булды, ул Казанны Россиянең иң уңайлы шәһәре итү максатына ирешүгә юнәлдерелгән, - диде И.Метшин. - Стратегия артыннан мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, кече һәм урта бизнеска ярдәм һәм башка тармакларның үсеш программалары расланды. Һәм һәркайда эшчәнлек барышында Дума депутатлары катнашты».
Шәһәр өчен чираттагы мөһим адым шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын һәм Генераль планны раслау булды. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, нәтиҗәдә бөтен төзелеш тармагы өчен бердәм кагыйдәләр расланды, транспорт һәм коммуналь инфраструктураның үсеш нокталары билгеләнде.
Шулай ук депутатлар корпусының игътибар үзәгендә Казан бюджетын формалаштыру, кабул итү һәм аның үтәлешен тикшереп тору мәсьәләләре дә булды, дип өстәде шәһәр башлыгы.
Бюджет һәрвакыт социаль юнәлешкә ия иде: акчаларның 70%-ка якыны социаль-мәдәни өлкәне үстерүгә юнәлдерелде. Социаль әһәмияткә ия булган чыгымнар тулысынча финансланды», - диде ул. Депутатларның инициативалары һәм үҗәтлеге аркасында бюджетта халыкның социаль ихтыяҗларына акча юнәлтелде, алар арасында тәрбиягә алган гаиләләргә өстәмә түләүләр, аз керемле гаиләләрдән булган балаларны бушлай ашату, балалар бакчаларында балаларны карап тоту өчен ата-аналар түләвенә компенсация түләүләре һәм башкалар.
Моннан тыш, депутатлар инвалид балалы гаиләләргә милеккә салым буенча ташламалар билгеләде, салымның түбән ставкасын куллану рәвешендә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте һәм транспорт тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын финанслау мәсьәләләренә игътибар бирде, диде И.Метшин.
Мэр шулай ук депутатлар милли проектларны гамәлгә ашыруга, туризм, спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә зур өлеш керттеләр, дип өстәде.
«Урыннарда проблеманың асылын өйрәнмичә торып, Думада бер генә мәсьәлә дә каралмады»
Бөтен чакырылыш дәвамында депутатлар тарафыннан төп басым сайлаучылар белән турыдан-туры эшләүгә ясалды, дип билгеләде Мэр. Аның сүзләренә караганда, депутат рейдлары, объектларда даими депутат контроле, «түгәрәк өстәлләр» һәм депутатларның шәһәрдәге конкрет проблемалар буенча республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашулары кебек эш формалары үзләренең нәтиҗәлелеген раслады.
Даими рәвештә депутатлар поликлиникаларда, мәктәпләрдә һәм мәдәният сарайларында шәхси кабул итүләр алып барды, дип өстәде шәһәр башлыгы.
«Урыннарда, хезмәт коллективларында, конкрет объектларда асылын өйрәнмичә торып, Думада бер генә мәсьәлә дә каралмады, - дип ассызыклады И.Метшин. - Хезмәт коллективлары, төзүчеләр, территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләрен, яшьләрне - ягъни теге яки бу проектларны гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашучыларны даими комиссиянең барлык сессияләренә һәм утырышларына чакыру гадәткә керде».
Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәр проблемаларын хәл итү буенча даими комиссияләр эшенең нәтиҗәлелеген, депутатларның шәһәр үсешенә һәм хәйрия проектларына шәхси өлешен билгеләп үтте.
«Безнең программаның нигезе - кешеләр турында кайгырту һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру»
«13-нче сентябрьдә узачак Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар - шәһәребезне үсешендә яңа этап башлану. Ул иртәгә Казанның нинди булачагын, гражданнарның тормыш сыйфаты ничек артачагын билгеләячәк, - дип мөрәҗәгать итте Мэр сессиядә катнашучыларга. - Безнең бурыч - Дума эшләгәннең барысын да яңа депутатларга тапшыру, эшнең уңай һәм нәтиҗәле формаларын гына түгел, ә хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне һәм проблемаларны да».
Депутатлар алдында торган беренче дәрәҗәдәге бурыч - халык белән эшләү мөмкинлеген куллану. И.Метшин бу эшнең территориаль иҗтимагый үзидарәләр, активистлар һәм йортлар буенча өлкәннәр белән очрашулар кебек формаларын аерып күрсәтте. Ул ассызыклаганча, яңа чакырылыш депутатлары һәм Башкарма комитет шәһәр халкын шәһәр проблемаларын хәл итүдә катнашуга актив җәлеп итәргә тиеш.
Казанның югары үсеш дәрәҗәсе шәһәрдә яшәүчеләрдә югары дәрәҗәдәге ихтыяҗны тудыра, дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы башлыгы. «Казан шәһәр Думасына хәзерге сайлауларга без барыбыз да яңа гамәлләр программасы белән барабыз, - диде ул. - Аның нигезендә - кешеләр турында кайгырту, яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру, тормышта үз урыныңны табу өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру».
Пандемия шартларында казанлыларның тормыш дәрәҗәсен максималь саклап калырга, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тәэмин итәргә кирәк, дип өстәде шәһәр башлыгы. Шулай ук кече бизнеска ярдәм итүнең яңа формаларын табарга, соры базарны кыскартуга һәм предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт өчен түләү фондын үстерүгә ирешергә кирәк, дип саный Мэр.
«Ахырына якынлашучы чакырылыш шәһәр тормышында якты эз калдырды. Язмышны хәл итә торган карарлар кабул ителде, муниципалитет органнарының реаль эшли торган системасы булдырылды, ул җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирә, - дип мөрәҗәгать итте Мэр депутатларга. - Безнең казанышларыбыз - барлык учреждениеләрнең, оешмаларның һәм сәнәгать предприятиеләренең, әлбәттә, хөрмәтле казанлыларның уртак казанышы һәм хезмәте».
Мэр уртак эш өчен ТР Президентына, ТР Хөкүмәтенә һәм ТР Дәүләт Советына рәхмәт белдерде. «Шәһәргә кагылышлы катлаулы бурычларны хәл иткәндә башкарылган зур хезмәт һәм үзара аңлашу өчен рәхмәт. Без һәрвакыт өлкән хезмәттәшләребез һәм иптәшләребез ярдәмен тоябыз», - диде И.Метшин.
Ахырда Татарстан башкаласы башлыгы Казан шәһәр Думасы депутатларына бүләкләр - шәһәр һәм республика алдындагы казанышлары өчен Мэр исеменнән рәхмәт хатлары, аерым хөрмәтләү билгеләре һәм мактау грамоталары тапшырды.