РФ Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов Илсур Метшин инициативасын хуплады. Докладчы билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан объектлар төзелешендә кулланыла торган уңышлы төзелгән өлгене тәкъдим итә.
«Безнең гомуми закон проектлар белән идарә итүнең билгеле бер, еш кына бүленгән структурасын күздә тота. Әмма Татарстан башка алым күрсәтә: бөтен эре һәм мөһим объектлар, идеядән алып ахырына кадәр, барлык ресурсларны тулысынча һәм дөрес куллану хисабына гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Камал театрын алыйк. Мин анда чокыр гына булганын хәтерлим. Бу бөек проект бик тиз тормышка ашырылды. Уңышның сере шунда ки, барлык катнашучылар да бергә эшләделәр. Идарәчеләр командасы барлык параллель процесслар өзеклекләрсез барсын өчен эшләде, бу югары тизлеккә ирешергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләде Игорь Манылов.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон муниципалитетларга төзелеш белән бәйле финанс агымнарын мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тизрәк торгызу өчен файдаланырга мөмкинлек бирә торган механизмны карау тәкъдиме белән чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, эскроу-хисаплар кертү, өлешчеләрне якласа да, социаль ихтыяҗларга юнәлдерелгән банк процентларына шактый чыгымнарга китерә.
«Эскроу-хисаплар системасы гражданнарны яклау өчен кирәк, бу факт. Әмма без зур акчаларның югары банк ставкаларына китүен күрәбез. Без әлеге акчаларның бер өлеше, яки эквивалент, социаль инфраструктура төзелешенә юнәлдерелгән механизм эшләргә тәкъдим итәбез, әгәр төзүче проектның ышанычлылыгы һәм үтә күренмәлелегенең югары дәрәҗәсен күрсәтсә. Бу безгә мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше темпларын шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк,» – дип белдерде Илья Вольфсон.
Казан мэры бу идеяне хуплады, аның тиз үсә торган шәһәр өчен мөһимлеген ассызыклады: «Илья Светославович тулысынча дөрес мәсьәлә күтәрде. Эскроу-хисаплар – өлешче өчен ышанычлык ул, һәм без аны гамәлдән чыгарырга тиеш түгел. Әмма без социаль инфраструктураның зур дефицитын игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Әгәр без банклар һәм төзүчеләр белән хезмәттәшлекне җайга сала алсак, бүген бу хисапларга процентлар рәвешендә хезмәт күрсәтүгә китә торган акчалар мәктәпләр һәм балалар бакчаларын үстерүнең максатчан фондына юнәлтелсен өчен – бу бик зур алгарыш булачак».
Очрашуның модераторы РФ Төзелеш министрлыгының Хокук департаменты ректоры, Россия юристлары ассоциациясендә төзелешне хокукый җайга салу буенча комиссия рәисе Олег Сперанский булды.
Бүген IV Казан халыкара юридик форумы кырларында «Россия төзелеш законнарының киләчәге: үсеш векторы һәм яңа мөмкинлекләр» панель сессиясе узды. Анда чыгыш ясап, Казан мэры Илсур Метшин Россия төбәкләре башкалаларына шәһәр төзелеше вәкаләтләрен закон дәрәҗәсендә беркетергә тәкъдим итте. Аның инициативасын РФ Дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон хуплады.

Панель сессиядә катнашучылар 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк җирле үзидарә реформасы турында фикер алыштылар. Ул гавами хакимиятнең бердәм системасын булдыруны һәм җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчүне күздә тота. Хәзер муниципалитетлар башкара торган функцияләрнең бер өлеше РФ субъектлары дәрәҗәсенә тапшырылачак, шул исәптән шәһәр төзелеше өлкәсендәге вәкаләтләр: генераль планнарны, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау, төзелешкә рөхсәт бирү, җирләрне резервлау һәм тартып алу һәм башкалар.

«Мин шәһәр төзелеше буенча вәкаләтләрне һәм норматив документларны төбәкләр дәрәҗәсенә тапшыру карарын аңлыйм. Ил гаять зур, муниципалитетлар күп, һәркемнең үз тәҗрибәсе бар, күп шәһәрләр зур кадрлар ачлыгын кичерә. Әмма субъектларның башкалалары дәрәҗәсендә бу хокукны Башкарма комитетка калдырырга кирәк», – дип җиткерде Казан мэры бу мәсьәлә буенча үз фикерен.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанда зур профессиональ коллектив оешкан. Алар арасында: Шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм Казанның үсеш институты.

«Без Казанда зур юл уздык. Бүген без Галисгар Камал исемендәге театрда – бу безнең җирле архитекторлар хезмәте һәм шәһәр төзелеше сәясәте ничек үсүенең яхшы дәлиле. Хәтерлим, 2013 елда Казанда ничек төзеләчәкләре турында карар кабул иттек. Ул вакытта ТР Президенты (хәзер ТР рәисе – мөх. төз.) без барысын да үз көчебез белән эшләячәкбез диде. Әгәр хәзер бу вәкаләтләр субъектларның башкалаларыннан тартып алынса, без күп нәрсәне югалтачакбыз», – диде ул.

Шул ук вакытта Казан мэры фикеренчә, хөкүмәт һәм җирле үзидарә органнары карарларны бергәләп кабул итәргә тиеш. «Киләсе 5 елга үзебезгә куйган бурычыбыз – «Зур Казан» проектын гамәлгә ашыру, ул Казан агломерациясен үстерүне күздә тота. Без республика белән бергә шәһәр яны районнарын үстерү белән шөгыльләнергә тиеш», – диде Казан мэры.

РФ Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов Илсур Метшин инициативасын хуплады. Докладчы билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан объектлар төзелешендә кулланыла торган уңышлы төзелгән өлгене тәкъдим итә.

«Безнең гомуми закон проектлар белән идарә итүнең билгеле бер, еш кына бүленгән структурасын күздә тота. Әмма Татарстан башка алым күрсәтә: бөтен эре һәм мөһим объектлар, идеядән алып ахырына кадәр, барлык ресурсларны тулысынча һәм дөрес куллану хисабына гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Камал театрын алыйк. Мин анда чокыр гына булганын хәтерлим. Бу бөек проект бик тиз тормышка ашырылды. Уңышның сере шунда ки, барлык катнашучылар да бергә эшләделәр. Идарәчеләр командасы барлык параллель процесслар өзеклекләрсез барсын өчен эшләде, бу югары тизлеккә ирешергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләде Игорь Манылов.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон муниципалитетларга төзелеш белән бәйле финанс агымнарын мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тизрәк торгызу өчен файдаланырга мөмкинлек бирә торган механизмны карау тәкъдиме белән чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, эскроу-хисаплар кертү, өлешчеләрне якласа да, социаль ихтыяҗларга юнәлдерелгән банк процентларына шактый чыгымнарга китерә.

«Эскроу-хисаплар системасы гражданнарны яклау өчен кирәк, бу факт. Әмма без зур акчаларның югары банк ставкаларына китүен күрәбез. Без әлеге акчаларның бер өлеше, яки эквивалент, социаль инфраструктура төзелешенә юнәлдерелгән механизм эшләргә тәкъдим итәбез, әгәр төзүче проектның ышанычлылыгы һәм үтә күренмәлелегенең югары дәрәҗәсен күрсәтсә. Бу безгә мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше темпларын шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк,» – дип белдерде Илья Вольфсон.

Казан мэры бу идеяне хуплады, аның тиз үсә торган шәһәр өчен мөһимлеген ассызыклады: «Илья Светославович тулысынча дөрес мәсьәлә күтәрде. Эскроу-хисаплар – өлешче өчен ышанычлык ул, һәм без аны гамәлдән чыгарырга тиеш түгел. Әмма без социаль инфраструктураның зур дефицитын игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Әгәр без банклар һәм төзүчеләр белән хезмәттәшлекне җайга сала алсак, бүген бу хисапларга процентлар рәвешендә хезмәт күрсәтүгә китә торган акчалар мәктәпләр һәм балалар бакчаларын үстерүнең максатчан фондына юнәлтелсен өчен – бу бик зур алгарыш булачак».

Очрашуның модераторы РФ Төзелеш министрлыгының Хокук департаменты ректоры, Россия юристлары ассоциациясендә төзелешне хокукый җайга салу буенча комиссия рәисе Олег Сперанский булды.

IV Казан халыкара юридик форумы 3 һәм 4 октябрьдә уза. Быел эшкә дөньяның 28 иленнән һәм Россиянең 71 шәһәреннән вәкилләр кушылды. Форум мәйданчыкларының берсе Г.Камал исемендәге театр бинасы иде, биредә «Хокук вакыты: күпполярлы дөньяда универсаль тел эзләү» пленар утырышы узды.

2025-10-03T16:29:38+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.