В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы Мэры II Казан халыкара юридик форумы эшендә катнаша
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин киберспорт һәм киберспортчылар өчен законнар базасын булдыру кирәклеге турында белдерде. Инициатива II Казан халыкара юридик форумы барышында яңгырады.
Аның сүзләренчә, планетаның 8 миллиард халкының 4 миллиарды киң полосалы интернетка керү мөмкинлегенә ия. Шул исәптән 2 млрд кешенең киберспортта катнашы бар.
«Киберспорт һәм киберспортчылар өчен законнар базасын булдыру ихтыяҗы җиткәнен билгеләп үтәсем килә. Бу безнең тормышыбызда яңа күренеш, технология үсеше тенденциясенең логик дәвамы булып тора, һәм хәзер ул экзотика түгел, ә бөтен дөньядагы күп кенә яшьләр өчен чынбарлык», – диде Мэр.
Киләсе елда ТР башкаласы тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт ярышларын кабул итәчәк. Апрель аенда Мәскәү һәм Казанда ярышлар башланырга 300 көн кала кире исәпне эшләтеп җибәрделәр. Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк каршындагы мәйданда узган тантанада РФ цифрлар министры Максим Шадаев, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
II Казан халыкара юридик форумы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза. Бу вакыйга хакимият органнары, юридик, педагогик һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләрен, 10 илдән һәм 30 дан артык шәһәрдән галимнәрне берләштерә.