В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 елда Казанда күтәрү конструкцияләрен яңарту өчен якынча 1 млрд сум кирәк булачак – бу капиталь ремонт бюджетының 40% ы тирәсе
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел ТР башкаласында 181 йорт капиталь ремонтланачак. Моның өчен якынча 3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. «Әмма проблема барлыкка килде – капиталь ремонт программасы бюджетының шактый өлеше лифтларны алыштыруга юнәлдерелгән. Бу аларның хезмәт итү вакыты чыгу белән бәйле. Ә калган акчалар башка төр эшләрне башкару өчен җитәрлек түгел», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
2025 елда Казанда 99 йортта 302 лифтны алыштырырга кирәк булачак, дип өстәде ул. Моның өчен якынча 1 млрд сум акча таләп ителә – бу капиталь ремонт бюджетының 40% ы тирәсе. «Шуңа бәйле рәвештә өстәмә акча бүлеп бирүне күз алдында тоткан лифт җиһазларын алыштыру буенча аерым программа булдыру вариантын карап тикшерергә тәкъдим итәбез», – диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казанда 2,3 млрд сумга 207 йорт яңартылды. Программа гамәлгә кергән вакыттан алып барлыгы 3800 торак бина ремонтланган.
Шәһәрдәге йортлар белән параллель рәвештә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча территорияләр дә яңартыла. Дүрт ел эчендә Казанда 1829 участок төзекләндерелгән, ә бу 400 меңнән артык казанлыга уңайлы шартлар тудырылган дигән сүз. Нәтиҗәдә автомобильләр кую өчен дә якынча 20 мең өстәмә урын булдырылган. 2023 елда ТР башкаласында 473 ишегалды ремонтланган.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә проблемага тукталды. Аның сүзләренә караганда, казанлыларның торак-коммуналь хуҗалык темасына кагылышлы мөрәҗәгатьләренең 33% ында йортларны карап тоту һәм торак фонды белән идарә итү мәсьәләсе күтәрелә.
«Идарәче компанияләрне тәртипкә китерү зарур, алар һәр җирдә дә тиешенчә эшләми, бигрәк тә быелгы кыш кемнең кем икәнен күрсәтте. Шуңа күрә торак инспекциясенә һәм шәһәр хезмәтләренә идарәче компанияләрнең эшчәнлек дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән җентекләп кызыксынырга кирәк», – диде төбәк башлыгы.