Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2024, 13:34

Илсур Метшин җәмәгать транспортында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча илкүләм проект булдырырга тәкъдим итте

Казанда 600 дән артык трамвай, троллейбус һәм автобусларда видеокүзәтү камераларын алыштыру таләп ителә

Фото: Денис Гордийко

Татарстан башкаласында 664 берәмлек җәмәгать транспортында видеокүзәтү камераларын алыштыру зарур, алар арасында – 160 троллейбус, 100 трамвай һәм 404 автобус. Бүгенге көндә файдаланыла торган видеотеркәгечләрнең хәтер күләме җитәрлек түгел – мәгълүмат, тиешле 30 тәүлек урынына, нибары өч көн саклана. Видеокамераларны алыштыру һәм электрон чыганакларны сатып алу өчен 36 млн сумга якын акча кирәк булачак. Казан мэры Илсур Метшин бүген Башкарма комитетта узган террорчылыкка каршы комиссия утырышында хәрәкәттәге составны җиһазландыру өчен кирәкле чыгымнар, тарифларны арттыру рәвешендә пассажирлар җилкәсенә төшмәсен өчен, җәмәгать транспортында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча илкүләм проект булдырырга чакырды.

«Бүген күтәрелгән проблемаларның күбесе башка шәһәрләр өчен дә актуаль. Без Россиядә беренчеләрдән булып җәмәгать транспортында видеотеркәгечләр урнаштырдык. Ул вакытта моны хезмәт күрсәтү культурасын үстерүне, салонның чисталыгын тәэмин итүне уйлап эшләдек, әмма бүген инде башка бурычлар актуаль, шуңа күрә язмаларның озаграк саклануы мөһим», – диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, закон чыгару белән бәйле рәвештә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. «Транспорт предприятиеләре вәкилләре, башка шәһәрләрдәге коллегалар белән киңәшләшеп, тәкъдим әзерләргә, аны республика парламентына юлларга кирәк, дип саныйм. Бу мәсьәлә барлык муниципалитетларны, зур һәм кечкенә шәһәрләрне борчый. Чыгымнарны тарифка, пассажирларга гына йөкләү дөрес булмас иде», – дип ассызыклады мэр.

Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров сүзләренә караганда, бүген Казанның автобус маршрутларына бер муниципаль һәм алты шәхси оешма хезмәт күрсәтә. Предприятиеләрдә, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, автобус йөртүчеләр, кондукторлар һәм ремонт эшләрен башкаручы белгечләр белән террорчылыкка каршы сак чаралары буенча планнан тыш инструктажлар үткәрелә. Шулай ук соңгы тукталышларда автобусларны тикшермәгән шоферларны ачыклау буенча тикшерүләр оештырылган. Кагыйдәне бозган барлык хезмәткәрләр кабат инструктаж үтәләр. Таләпләрне системалы рәвештә санга сукмаучыларга карата дисциплинар җәза чаралары кулланыла.

Алексей Сидоров «ПАТП №2» предприятиесендә транспортта куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча җаваплы хезмәткәр билгеләнүен һәм транспортта куркынычсызлыкны тәэмин итүче затлар исемлеге раслануын хәбәр итте. Моннан тыш, Федераль юл агентлыгына белгечләрне кабат аттестацияләү өчен документлар җибәрелгән. Чаралар августка тәмамланачак. Хәзер предприятиедә куркынычсызлык паспортлары яңартыла. Оешма балансында булган барлык автобуслар транспорт чараларының федераль реестрына кертелгән. Аларга беренче категория бирелгән.

«Предприятиедә керү контроле көчәйтелде, чит кешеләр территориягә үтә алмый, хәрәкәттәге составны тикшерү өчен өстәмә чаралар сатып алынды, хезмәткәрләрне таныклык яки карталар буенча кертү гамәлгә ашырыла», – дип ышандырды спикер.

«Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт. Хезмәткәрләр санын исәпкә алсак, һәр йөртүчегә мәгълүматны җиткерү, персонал алдына бурычлар кую җиңелләрдән түгел. Әмма сез башкарган эш – бик мөһим», – диде Илсур Метшин.

«Метроэлектротранс» МУП карамагындагы хәрәкәттәге состав та категорияләү процессын узган. 293 берәмлек җәмәгать транспортына беренче категория бирелгән. Объектларның куркынычсызлык паспортлары бар.

«Казан метрополитенын полиция бүлеге һәм транспорт куркынычсызлыгы бүлекчәсе хезмәткәрләре саклый. Барлык станцияләрдә дә тикшерү зоналары инженер-техник чаралар, сканерлаучы стационарлар һәм күчереп йөртелә торган рентген җайланмалары, газ анализаторлары һәм химик аппаратура белән җиһазландырылган», – дип билгеләп үтте транспорт комитеты рәисе. Моннан тыш, «Метроэлектротранс» инфраструктурасының барлык объектларында да куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планнар расланган.

Алексей Сидоров искәрткәнчә, 2023 елда ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән метрополитен станцияләрендә 97 млн сумнан артык бәягә сертификацияләнгән тикшерү чаралары урнаштырылган. Хәзер өстәмә рәвештә өч интроскоп һәм өч стационар детектор рамкасын сатып алу таләп ителә.

Бүгенге көндә предприятиедә транспорт куркынычсызлыгы өчен җаваплы затлар билгеләнгән – барлык хезмәткәрләр дә әзерлек үткән, июнь аенда алар аттестацияләнәчәк. Транспорт куркынычсызлыгы бүлекчәсе декабрьдә Россия тимер юллар аккредитациясен алган, штатта 108 кеше исәпләнә, алар барысы да 1 нче июльгә аттестацияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда көн саен 800 берәмлек җәмәгать транспорты линиягә чыга, алар 750 меңнән артык пассажир ташый. Бу өлкәдәге предприятиеләрдә 4,5 меңнән артык кеше эшли.

Юлия Летникова

Фоторепортаж
Илсур Метшин терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды
Видеорепортаж
11.04.2024 11:45
Казан мэры терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды
Барлык яңалыклар