Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2021, 08:30

Илсур Метшин казанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Мэр өлкән буын вәкилләренә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Үзегезне гаиләгә,  илгә, яраткан эшегезгә багышлап, сез безнең өчен яхшылык, ихласлык, тату яшәүгә омтылу кебек кешелек кыйммәтләренең югары үрнәге булып торасыз. Тормыш юлыгызны намус һәм абруй белән үтеп, көтелмәгән язмыш сынауларын да бергә җиңеп булуын күрсәттегез.

Сез ачык күңелле, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Сизгер, игътибарлы һәм акыллысыз, сезнең күңел җылысы якыннарыгызны да, тирә-яктагыларны да җылытырга җитә. Сезнең ничек бар шулай кабул итә белүегез, яратуыгыз һәм ышанычыгыз шәһәребезнең үсеп килүче яшь буын тәрбиясенең ныклы нигезе булып тора. Сезнең тормыш – зирәклек һәм илһам чыганагы. Шунлыктан сезнең белән көтеп алынган һәр очрашу  тормыштан гыйбрәтләр алырга мөмкинлек бирә. Безгә салган ышанычыгыз өчен рәхмәт!

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим! Сезнең бай тәҗрибәгез һәм белемнәрегез һәрвакыт кирәк һәм терәк булсын. Бәхет, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!» – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар