Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2022, 10:56

Илсур Метшин ветераннарга Җиңү көненә кадәр адреслы ярдәм күрсәтүне төгәлләргә кушты

Казанда барлыгы 5 мең 199 ветеран яши, шул исәптән 132 се – сугышта катнашучылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель, Алинә Бережная). Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек бара. Ветераннар котлаулар кабул итә: аларга азык-төлек җыелмасы, Татарстан Президенты һәм Казан Мэры исеменнән открыткалар кергән бүләк җыелмасы тапшырыла. Район администрацияләре вәкилләре ветераннарның өйләренә бара яисә бүләк алу өчен туганнарын чакыралар.

Казанда барлыгы 5 мең 199 ветеран яши: сугыш инвалидлары һәм катнашучылары, тыл хезмәтчәннәре һәм толлар. Алар арасында 132 се – сугышның үзендә катнашучы. Шәһәр Мэры Илсур Метшин аларга Җиңү көненә кадәр адреслы ярдәм күрсәтүне төгәлләргә кушты. «Бу эшне бәйрәмнәргә кадәр башкаруыгызны сорыйм. Иң мөһиме, бер генә ветеран да игътибардан читтә калмасын», - дип ассызыклады ул бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, Казанда ветераннар өчен комплекслы диспансер тикшерүләре оештырыла, 30 нчы апрельгә алар тулысынча тәмамланырга тиеш. Сугыш ветераннарына беренче чиратта медицина ярдәменең югары технологияле төрләре күрсәтелә: МРТ- һәм РКТ-тикшеренүләр, офтальмология операцияләре, ишетү- һәм теш протезлары. Ветераннар өчен 2022 елда шәһәр стационарларында 80 койкага исәпләнгән 55 палата ачылды, бу – уңайлы шартлар тудырылган бер һәм ике урынлы бүлмәләр, дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова. Өйдә дәвалануны өстен күргән ветераннар өчен стационар эшне өйдә оештыру, табибларның даими күзәтүе һәм кирәкле препаратларны бирү каралган.

Шулай ук ветераннарга торак сатып алырга һәм аларның фатирларында капиталь ремонт ясарга ярдәм итәләр. Г.Сәгыйтова сөйләвенчә, быел 15 ветеранның фатирларында ремонт ясалачак, 2021 елда сугышта һәлак булган өч ветеран һәм сугышта катнашкан биш гаилә әгъзасына торак алу өчен субсидияләр бирелгән, ә агымдагы елда бер ветеранның тол хатыны субсидия алган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.04.2022
Видеорепортаж
25.04.2022 09:24
9 нчы майда Меңьеллык мәйданында меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм курсантлар катнашында хәрби парад узачак
Барлык яңалыклар