Шәһәр башлыгы шәһәрне кардан чистарту буенча өмә үткәрергә һәм стихия белән көрәштә катнашучыларны бүләкләргә тәкъдим итте
Фото: Денис Гордийко
«Бүген «Буран» планы тәмамлана, әмма кыш әле тәмамланмый. Безнең алда тактик һәм стратегик мәсьәләләр тора. Соңгы кар бураны кебек вакыйгалар система өчен һәрвакыт зур борылыш булып тора, чөнки алар безгә проблемалы урыннарны күрсәтә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мәсәлән, Илсур Метшин 2010 елгы кар яуганын искә төшерде, ул вакытта 10 көн эчендә ике айлык явым-төшем нормасы яуган, ә машиналарның юлларда хәрәкәт итү тизлеге 2 км/сәг кадәр кимегән. Соңгы кар яуган чорда җәмәгать транспорты бер көнгә – 19 нчы гыйнварга гына 8 км/сәг кадәр акрынайган.
«2011 елда безгә республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бик җитди ярдәм күрсәтте, без юл комплексын этаплап модернизацияләдек. Хәзер подрядчыларның эшен һәм эшчеләр техникасын бүлүне, акча һәм башка ресурсларны җиткерүне, иң мөһиме, идарә итү карарларын анализларга кирәк», – диде шәһәр мэры.
Бу елларда, шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәр үзе дә үзгәрде. Җыештырыла торган территорияләр мәйданы арта, яңа социаль учреждениеләр, сәүдә объектлары барлыкка килә, җәмәгать транспорты маршрутлары һәм шәһәр халкының шәхси автомобильләре саны арта.
Ул шулай ук инде хәзер үк киләсе язгы ташуларга һәм тиешле чараларга әзерләнергә кирәклеген ассызыклады.
«Район администрацияләре башлыклары – бернинди ял көне булырга тиеш түгел, барысы да эшкә әзер торсын, маршрутларны беренче чиратта чистартырга кирәк. Әйдәгез, ял көннәрендә, техника һәм эшчеләр саны рөхсәт иткәнчә, моңа әзерләник. Подряд оешмалары, идарәче компанияләр хәзер 1 нче номерлы бурыч – тротуарларны чистарту», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр билгеләп үткәнчә, көчле кар яуган вакытта битараф булмаган шәһәрлеләр территорияләрне үзләре чистартырга чыккан. Әмма идарәче компанияләр, район администрацияләре тарафыннан халыкны оештыру һәм аларны инвентарь белән тәэмин итү буенча җитешсезлекләр булган.
Диләрә Гафурова, Диана Жиленкова