Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2024, 11:21

Илсур Метшин Казандагы яшеллекләргә су сибүне ешайтырга кушты

Көн саен бу бурычны үтәүгә 40 берәмлек техника җәлеп ителә

Илсур Метшин шәһәр хезмәтләренә агымдагы атнада агачларга су сибүне көчәйтелгән режимда дәвам итәргә кушты. Татарстан башкаласында бу бурычны үтәүгә көн саен 40 берәмлек техника һәм төзекләндерү предприятиеләре җәлеп ителә. Урам-юл челтәре буйлап һәм күпләп ял итү урыннарында 260 меңнән артык агач үсә.

Шәһәрдә асфальтның норматив хәлен саклау өчен көн саен юлга да су сибәләр. Һава температурасы +25 градустан югарырак булганда юл өслеген суытырга кирәк. Югыйсә, асфальт-бетон үзенең ныклыгын югалтачак, бу автомобиль йөртүчеләр өчен имин түгел.

Казан Мэры шулай ук шәһәр халкын бу көннәрдә аерым яшәүче өлкән яшьтәге ата-аналары белән элемтәдә калырга чакырды. Кечкенә балаларны да тәрәзә янында күзәтүсез калдырырга ярамый, чөнки саклагыч челтәрләр баланың авырлыгын күтәрә алмый.

«Казанлылардан үзләрен һәм якыннарын саклауларын сорыйбыз. Олы яшьтәгеләргә, йөкле хатыннарга, балалары булган әниләргә иң эссе сәгатьләрдә өйдән чыкмаска, салкынча һавада калырга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, бүген һәм иртәгә, Гидрометүзәк фаразы буенча, Татарстан территориясендә һава температурасы урыны белән +37 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада 8 нче июльгә кадәр урманнарда янгын куркынычлыгы булуы турында кисәтү игълан ителде.

Барлык яңалыклар