В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быелның икенче кварталында ТР башкаласында газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында транспорт чараларын кую буенча 11 меңнән артык хокук бозу теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль, Татьяна Марюхова). Апрельдән июльгә кадәр Казанда газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында транспорт чараларын кую буенча 11 меңнән артык хокук бозу теркәлгән. Компенсация кысаларында 2,6 меңнән артык агач утыртылган, 2 мең кв.м газон булдырылган. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә ТР Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев сөйләде.
Биналарның фасадларын тиешенчә файдаланмаган өчен Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләренә 293 материал төзелгән, узган җәйдә алар 128 булган. «Биналарның һәм корылмаларның барлык баланс тотучылары ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча кирәкле чаралар күрергә тиеш. Шуны ассызыклап үтәсем килә, объектларның төзекләндерү кагыйдәләрендә язылган нормативларга туры килүен тәэмин итү – аларның бурычы», – дип ачыклык кертте Наил Минвәлиев.
Бүгенге көндә төзүчеләргә карата компенсацияле утырту турында 449 боерык чыгарылган. Докладчы билгеләп үткәнчә, аларның гамәлгә ашыру вакытлары төрле.
«Язгы чорда 55 е тулысынча үтәлде, калганнары эштә. 2,6 меңнән артык агач утыртылган, якынча 2 мең кв.м газон булдырылган. Мондый боерыкларны үтәү срокларын бозган өчен сигез беркетмә төзелгән. Узган чорда 15 иде», - дип хәбәр итте Идарә җитәкчесе.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр районнары администрацияләре башлыкларына һәм ТР башкаласы Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына яшел үсентеләрне, бигрәк тә яңа утыртылганнарны карап тотуга игътибар бирергә кушты. «Мин төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиеләренең актив эшләвен күрәм. Әмма яшь агачлар эсседән корымасын өчен, сезгә зур үтенеч – су сибүне көчәйтергә кирәк», - диде ул.
Апрель аеннан газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында транспортны калдыру буенча хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү эше яңадан башланды. 11 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән инде, бу узган ел белән чагыштырганда азрак.
«Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашыру белән ел саен автомобильләр өчен җиһазландырылган парковкалар саны арта. Шул ук вакытта машиналарны еш кына газоннар булган, әмма юридик раслаулары булмаган җир участокларына куялар. Мөмкинлектән файдаланып, район администрацияләре башлыкларына, Төзекләндерү комитеты һәм «Башлангыч документлар әзерләү үзәге» предприятиесе җитәкчеләренә мондый участокларга дәлил базасын әзерләүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм», – дип ассызыклады Наил Минвәлиев.
Ул шулай ук Аккош күле урман паркына килүчеләрнең игътибарын автомобильләрне бары тик билгеләнгән урыннарда гына парковкалау кирәклегенә юнәлтте. Узган ел 1,2 меңнән артык хокук бозучы яшел зонада машина кую өчен җәза алган. Агымдагы елда 721 тәртип бозучы теркәлгән. Эссе һава торышы урнашу белән ял итүчеләр саны да арта, шуңа күрә Аккош күлләре янындагы территорияне тикшерү ешлыгы да артачак.
Наил Минвәлиев сүзләренә караганда, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру белән бәйле вәзгыять яхшырган. Әлеге өлкәдә 106 хокук бозу гына билгеләнгән, бу 2022 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. «Кызганычка каршы, күп кенә җаваплы затлар кыш көне зыян элмә такталарны торгызу буенча оператив чаралар күрмәделәр. Иң еш очрый торган хокук бозу булып, узган елдагы кебек, паспортсыз яки аңа нигезләнмичә элмә такталар кую кала. Бу хокук бозуларның гомуми санының өчтән икесе».
«Реклама чүбе»н вакытында бетерә торган «Казэнерго» акционерлык җәмгыятен билгеләп, Наил Минвәлиев торак оешмалары җитәкчеләрен дә шундый ук системалы эшкә күчәргә чакырды.
Төзелеш мәйданчыкларында да тәртип яхшырды – 1 нче июльгә нибары 37 материал төзелде, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр азрак. «Микрорайон 7А» һәм «Альянс 2» махсус төзүчеләре ачыкланган бозуларны бетергән.
Җәй башлану белән, гадәттә, казулар саны арта, әмма агымдагы елда җир эшләре башкарганда «культура» үскән. 180 беркетмә төзелгән, бу узган елгы чорга караганда ике тапкыр кимрәк.
Авария урыннарын төзекләндерүгә кышкы чорда аралык актлары рәсмиләштерелә, алар буенча эшләр һәр елның 1 нче июненә кадәр тәмамлана. Контрольдә тотылган 982 эш адресының 370 е тулысынча үтәлгән. Әлеге тәртипне бозган өчен 35 беркетмә төзелгән. Хокук бозучылар арасында «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте һәм «МИГ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте юридик затлары бар.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның мартында ил Хөкүмәте тикшерүләр һәм контроль-күзәтчелек чаралары уздыруга мораторийны 2029 елның ахырына кадәр озайтты. Шуңа күрә административ-техник инспекция идарәсе эше күбесенчә кисәтү характерында.