Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2022, 12:38

Илсур Метшин кар чыгару, тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны чистарту өчен теләсә нинди мөмкинлекне кулланырга кушты

Бәйрәмнәрдә районнар администрацияләре һәм Тышкы төзекләндерү комитеты авария бригадаларының тәүлек буе кизү торуын оештыра.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Диана Жиленкова). Яңа ел бәйрәмнәрендә аномаль кар яву очрагына өстәмә рәвештә 300-350 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк. Шул ук вакытта шәһәр юлларында 579 машина эшли. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Декабрь юл хезмәтләре һәм идарәче компанияләр өчен бик катлаулы булды, - дип ассызыклады Мэр Илсур Метшин. - Кар бик күп, хәтта узган елгы карлы декабрь белән чагыштырганда да –130 % ка күбрәк. Стихия стихия инде. Шәһәрдә тормышны туктатырга ярамый. Бездә әле кар, әле юеш яңгыр, әле катыра. Шуңа күрә, хөрмәтле коллегаларыбыз, юлларның һәм тротуарларның торышыннан беренче кышкы ай нәтиҗәләре буенча халыкның бернинди уңай эмоцияләре дә юк».

Шәһәр башлыгы хаталар өстендә эш алып барырга, шулай ук теләсә кайсы вакытта кар чыгару һәм тротуарларны, квартал эчендәге юлларны чистарту мөмкинлеген кулланырга кушты. I һәм II категорияле юллар белән проблемалар азрак туа, дип өстәде И.Метшин.

И.Куляжев сүзләренчә, район администрацияләре һәм Тышкы төзекләндерү комитеты шәһәр предприятиеләрендә җаваплы персоналның һәм авария бригадаларының тәүлек буе кизү торуын оештыралар. Җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүенә, тукталыш мәйданчыкларына, чыршы шәһәрчекләренә, паркларга һәм скверларга якын территорияләргә аерым игътибар бирелә.

«Урам-юл челтәрен карап торучы предприятиеләрдә террорчылык куркынычларын кисәтү өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм шикле предметлар ачыкланганда гамәлләр тәртибе турында инструктажлар үткәрелде», - дип билгеләп үтте спикер.

Тышкы яктырту системасының тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен «Казэнерго» акционерлык җәмгыятендә берләшкән диспетчерлык хезмәте бригадалары кизү тора. Яңа ел иллюминациясе эшен белгечләр даими күзәтеп тора.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.12.2022
Видеорепортаж
26.12.2022 13:15
Яңа ел бәйрәмнәрендә аномаль кар яву очрагына Казанда өстәмә рәвештә 300-350 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк
Барлык яңалыклар