В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда 452 йорт территориясе төзекләндереләчәк, алар арасында Вахитов районындагы 7 меңгә якын кеше яши торган квартал да бар
Фото: Денис Гордийко
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның дүрт елында ТР башкаласында 1820 күпфатирлы йортның территорияләре яңартылды. Эшкә 10 млрд сумга якын акча юнәлтелгән.
«Ишегалларын ремонтлау буенча без экваторны үттек, капиталь ремонтка мохтаҗ булган территорияләрнең яртысыннан артыгы тәртипкә китерелде. Бу – 2,5 млн квадрат метр ремонтланган юллар, өстәмә 20 мең парковка урыны, меңләгән яңа яктырту терәкләре, линия километрлары», – диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул шәһәрнең 400 мең кешесе хәзер бөтенләй башка ишегалларын күрә ала, алар республика рәисе Рөстәм Миңнеханов программасы ярдәмендә үзгәрде, дип өстәде.
Быел Киров һәм Мәскәү районнарында – 103 йорт, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 112 торак йорт, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 119 күпфатирлы йорт ишегаллары яңартылачак. Шәһәрнең Совет районында эшләр 118 йортта яшәүчеләр өчен башкарылачак.
Һади Такташ, Нурсолтан Назарбаев һәм Туфан Миңнуллин урамнарында урнашкан 24 күпфатирлы йортның ишегаллары комплексы 2024 ел программасының иң масштаблы объекты булып торачак. Йортларның гомуми мәйданы – 98 мең кв.м. Яхшыртулар 7 меңгә якын кешегә кагылачак.
«Ел саен без яңа планка куябыз, үзебез һәм халык өчен яңа юнәлешләр уйлап табабыз. Без ишегалларын ремонтлау белән генә чикләнмибез, ә бөтен кварталларны комплекслы төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. 2023 елда без моны Дәрвишләр бистәсендә эшләдек, быел Һади Такташ урамында гамәлгә ашырырга планлаштырабыз», – диде Илсур Метшин. Күптән түгел шәһәрдә Кабан күле яр буен төзекләндерделәр, ә 2024 ел ахырына кадәр Г.Камал исемендәге театр бинасын төзеп бетерү планлаштырыла, дип искәртте ул. «Әлеге эшләр белән бергә бу төзекләндерелгән ишегалларының бер кварталы булачак. Халык моны бәяләр дип уйлыйм», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Быел яңартылачак иң кечкенә объект – Мөштәри урамындагы 10 нчы йорт ишегалды, анда барлыгы 37 кеше яши. Торак йортның территориясе 512 кв.м тәшкил итә.
Быел Казанда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга 3 млрд 750 млн сум бүлеп бирелгән – бу 2023 елга караганда күбрәк, чөнки төзелеш материалларына бәяләр арткан. Акчаларның күп өлеше – 3 млрд 150 млн сум – ишегалларында юлларны ремонтлауга юнәлтеләчәк. Тагын уртача 300 млн сум яктырту җайланмасына һәм кече архитектура формаларын алуга каралган. Бүгенге көндә 5,6 меңнән артык кече архитектура формасы һәм җиһазлар җитештерү һәм тәэмин итү турында килешүләр төзелгән.
«Эшләрне апрель уртасында башлау планлаштырыла. Беренче чираттагы объектлар исемлеге әзерләнгән инде – якынча 80 йорт», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Казан мэры «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында игълан ителгән Россия өчен «Мәктәпкә юл» пилот проектын эшләтеп җибәрү турында искә төшерде. Илсур Метшин уку елы башына шәһәрнең һәр районында ким дигәндә бер проектны гамәлгә ашырырга кушты.
Игорь Куляжев барлык эшләр график буенча алып барылачак дип ышандырды. Башкарылган ремонтның сыйфатын, нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килүен «Главтатдортранс» ДКУ, «Главинвестстрой ТР» ДКУ, төзекләндерү объектларын техник күзәтчелек хезмәте хезмәткәрләре күзәтәчәк.
Казан халкын да эш барышын контрольдә тотарга чакыралар. Шелтәләр һәм тәкъдимнәрне программаның социаль челтәрләрендә, рәсми порталда һәм +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны аша калдырырга мөмкин. «Быел 190 нан артык мөрәҗәгать кабул ителде, аларның һәрберсенә җавап бирелде. Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше быел программага кертелгән ишегалларына кагыла, икенче өлешендә элек ремонтланган территорияләрнең торышы буенча шелтәләр һәм сораулар бар», – диде спикер. Ишегалдының төзекләндерү программасына кергәнме-юкмы икәнен рәсми сайтта белергә мөмкин, дип җиткерде ул.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда ТР башкаласында 473 йорт төзекләндерелгән, аларда 100 мең кеше яши. Ремонтланган юлларның гомуми мәйданы 530 мең кв.м тәшкил иткән. Ишегалларында 3,2 мең светодиодлы яктырткыч, 4,7 мең кечкенә архитектура формасы урнаштырылган, 5 мең парковка урыны булдырылган.
Диләрә Гафурова
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко