Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2020, 13:55

Илсур Метшин Казан икмәк-кондитер комбинаты эше белән танышты

Көн саен комбинат продукциясе бөтен Татарстанның 1,5 мең кибет киштәcенә җибәрелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан икмәк-кондитер комбинаты эше белән танышты. Предприятие Татарстанның икмәк пешерү тармагында иң эре һәм динамик үсеш алучы предприятиеләрнең берсе булып тора – комбинатта көненә 65 тонна икмәк-кондитер әйберләре җитештерелә. Киләсе елда предприятиедә җитештерелә торган продукциянең проект куәтен тәүлегенә 170 тоннага кадәр арттыру планлаштырыла. Шәһәр башлыгы предприятиедәге вәзгыятьне бизнес өчен катлаулы булган бу чорда бәяләде.

Көн саен комбинаттан продукция бөтен Татарстанның 1,5 мең кибет киштәсенә җибәрелә.
Фото: Денис Гордийко

«Без динамик рәвештә үсәбез, соңгы өч елда гына җитештерү куәтләрен сизелерлек арттырдык, бу ел эчендә генә дә, 1-нче декабрьгә товарларны сатудан кергән табыш 1 млн 655 мең 215 сум тәшкил итте», – дип сөйләде Илсур Метшинга «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ генераль директоры Булат Котдусов. Көн саен комбинаттан продукция бөтен Татарстанның 1,5 мең кибете киштәләренә керә, ә продукциянең якынча 5%-ы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына китә. «Без ирешелгәннәрдә тукталырга теләмибез, куәтләрне тәүлегенә 170 мең тоннага кадәр җиткерергә уйлыйбыз. Мондый күрсәткечләргә киләсе елның июненә чыгарга планлаштырабыз», – дип сөйләде Булат Котдусов.

Булат Котдусов Мэрга сөйләгәнчә, пандемиянең беренче айларында ассортиментта үзгәрешләр булган, кибетләр өчен тортлар җитештерү күләме кимегән. Нигездә предприятиедә классик авыл икмәге, батон – сатып алучыларда популярлык казанган әйберләрне җитештергәннәр. Якын арада, Б.Котдусов сүзләренә караганда, икмәк-булка цехында төрле өстәмәләр кушылган мич төбендә пешкән икмәк, шулай ук ачыткыда чүпрәсез икмәк җитештерәчәкләр. «Сатып алучыларның мондый икмәккә ихтыяҗы бар, без барлык тенденцияләрне күзәтергә, кирәкле булырга тырышабыз», – дип аңлатты комбинат генераль директоры.

Казан Мэры Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына предприятиедә җитештерелгән торт сатып алып җибәрде.
Фото: Денис Гордийко

Казан Мэры кондитер цехында булды, анда көн саен бер тонна чәкчәк, пирожный, торт җитештерәләр. Булат Котдусов ассызыклаганча, барлык тортлар кулдан бизәлә, аларның саклану вакыты, продуктларның натуральлеге аркасында, өч тәүлек тәшкил итә. Татлы продукция кибетләргә генә түгел, төрле социаль учреждениеләргә дә керә. Мәсәлән, коронавирус инфекциясе пандемиясе башында, комбинат атна саен табибларга кондитер һәм икмәк-күмәч продукциясен җибәргән. «Медицина хезмәткәрләре тәүлек буе эшләде, без аларга бик ярдәм итәргә теләдек, шуңа күрә без аларга татлы тәм-томнар бүләк итәргә булдык», – дип сөйләде Булат Котдусов.

Казан Мэры ассызыклаганча, мондый хәйрия эше бик мөһим. «Сез алгы позициядә торган табибларга төрле кондитер әйберләре җибәрдегез – бу игелекле эш, игътибар һәм ярдәм», – диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы игелекле акциягә кушылды – ул Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына предприятиедә җитештерелгән тортны сатып алып җибәрде.

Шулай ук шәһәр башлыгы җитештерү лабораториясендә булды, анда барлык чимал – он, шикәр, бал җентекле экспертиза уза.

Адоратский урамында урнашкан икмәк-кондитер комбинатына 1986 елда нигез салынган. 34 ел эчендә предприятие Казанның гына түгел, бөтен Татарстанның икмәк тармагында алдынгы урыннарны яулады. Комбинатта уртача җитештерүчәнлек тәүлегенә 65 тонна продукцияне тәшкил итә, шуның 61 тоннасы – икмәк- булка эшләнмәләре, 4 тоннасы – кондитер әйберләре.

Фоторепортаж
И. Метшин Казанның икмәк-кондитер комбинатында булды
Видеорепортаж
08.12.2020 13:08
И. Метшин Казанның икмәк-кондитер комбинатында булды
Барлык яңалыклар