Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2020, 16:08

Илсур Метшин шәһәрнең Совет районындагы 104-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән танышты

Мәктәпкәчә учреждениене 1-нче сентябрьдән дә соңга калмыйча ачу планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май, Алена Мирошниченко). Быел Казанда 11 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Шуларның берсендә - шәһәрнең Совет районында 8 Март урамы, 7а адресы буенча урнашкан 104-нче номерлы балалар бакчасында - капиталь ремонт барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.

Бина 1962 елда төзелгән. Аның мәйданы 547 кв.м. тәшкил итә. Капиталь ремонт кысаларында биредә фасад буенча эшләр башкарылачак, түбә, идәннәрне сүтәчәкләр, эчке отделка эшләрен үткәрәчәкләр, тәрәзәләрне, шулай ук җылылык, электр системаларын һәм аз токлы челтәр системаларын алыштырачаклар. Моннан тыш, территорияне төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу планлаштырыла.

Шәһәр башлыгына балалар бакчасы мөдире Алсу Зиннәтуллина сөйләгәнчә, элек учреждение 4 төркемгә - 100 бала исәпләнгән булган. Әмма капиталь ремонттан соң биредә 80 бала булачак өч төркем генә эшләячәк. «Барысын да заманча таләпләр һәм нормаларга туры китерергә кирәк булачак», - дип ассызыклады ул. Әмма бинада балалар бакчасының үткәрү сәләтен кыскарту исәбенә азык-төлек, кер юу, медицина кабинеты мәйданы артачак. Моннан тыш, хәзер биредә элек бу балалар бакчасында булмаган музыка залы барлыкка киләчәк. Мәктәпкәчә учреждениене 1-нче сентябрьдән дә соңга калмыйча ачу планлаштырыла.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бакча халык күп яшәгән районда урнашкан, анда балалар бакчаларындагы урыннарга ихтыяҗ зур. «Без эшләрне төгәлләргә һәм балаларны сентябрь башында кабул итәргә планлаштырабыз. Мин проектантларга да, төзүчеләргә дә рәхмәтле, чөнки бу безнең балалар өчен бөтенләй яңа дәрәҗә. Алар иң яхшысына ия булырга тиеш. Ремонтланган балалар бакчалары да шундыйлар булачак, ә яңалары заманча стандарт буенча төзеләчәк», - дип ассызыклады И.Метшин.

«Казанда күп еллар дәвамында күзәтелгән беби-бум безне, һичшиксез, шатландыра. Ләкин ул безгә билгеле бер җаваплылык та йөкли. Барлык микрорайоннар буенча балалар бакчаларында урыннар саны даими рәвештә арта бара, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Быел без 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерә алачакбыз».

Карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 18 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды.

Фоторепортаж
Илсур Метшин 104-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән танышты
Видеорепортаж
19.05.2020 15:38
Илсур Метшин 104-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән танышты
Барлык яңалыклар