Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2021, 14:05

Илсур Метшин халык сорауларына онлайн режимында җавап бирде

Казанлылардан ишегаллары территорияләрен төзекләндерү, юлларны ремонтлау, коммуналь челтәрләрнең тузуы һәм башка темаларга кагылышлы сораулар килде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итте. Казанлылардан шәһәр хуҗалыгына, аерым алганда, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә, йортларны һәм юлларны ремонтлауга, коммуналь челтәрләрнең тузуына һәм башка темаларга кагылышлы сораулар килде.

Пенсионер Людмила Фролова хәбәр иткәнчә, Г.Камал урамындагы 45-нче номерлы йортта капиталь ремонт ярты гасырдан артык үткәрелмәгән. «Безнең өйдә пенсионерлар күп яши, безнең дә матур подъезд күрәсебез килә, ә ремонтның 56 ел ясалганы юк», – дип мөрәҗәгать итте ул Мэрга.

Илсур Метшин актив тормыш позициясе өчен пенсионер хатын-кызга рәхмәт белдерде һәм киләсе елга Г.Камал урамындагы 45-нче номерлы йорт эчендәге су агызу, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау планлаштырылуы турында әйтте. «Киләсе елда сезнең белән очрашырбыз һәм бергәләп эшләрнең ничек башкарылуын тикшерербез», – дип җавап бирде шәһәр башлыгы.

Восход урамындагы юлны ремонтлау турында Мэрдан Ләйсән Галиева сорады. «Көн саен шушы юлдан йөрим, ул ремонт таләп итә, чокырлар бар», – дип зарланды хатын. Илсур Метшин Восход урамы киләсе елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча ремонтланачак, дип вәгъдә итте.

Юл темасын казанлы Камил Игъламов дәвам итте. Ул Салмачы торак массивындагы Үзәк урамны ремонтлау кирәклегенә игътибар итте. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, эшләр 2022 елга планлаштырылган, «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2,5 км юл ремонтланачак.

Комиссар Габишев урамындагы 31-нче номерлы йорт ишегалдын төзекләндерү үтенече белән Мэрга Татьяна Воронина мөрәҗәгать итте. Ул ишегалдында юлларның 2016 елда яңартылуы турында сөйләде, әмма балалар һәм спорт мәйданчыкларын барыбер төзекләндермәгәннәр.

Илсур Метшин ассызыклаганча, Комиссар Габишев урамындагы 29-нчы һәм 31-нче номерлы йортларның асфальт түшәмәсенең торышы канәгатьләнерлек булу сәбәпле, аны «Безнең ишегалды» программасына кертү мөмкин түгел. «Бу программа юлларга капиталь ремонт ясалмаган урыннардагы проблемаларны хәл итәргә тиеш, әмма без киләсе җәйге сезонда балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү мөмкинлеген табарга тырышачакбыз», – дип җавап бирде Илсур Метшин. Мэр Татьяна Воронинадан ремонт башланганчы халык белән аралашып, аларның нинди ишегалды күрергә теләүләрен белүләрен сорады.

Ямашев проспекты буенча 69-нчы номерлы йорт янындагы канализация белән проблемаларга Эльвина Сәфәрова зарланды. «Тәрәзәләрне ачып булмый, чөнки ис фатирга үтеп керә», – диде ул.

Шәһәр башлыгы Яңа Савин районында «Водоканал» челтәренең таушалган хәлдә булуы, моның Әмирхан һәм Четаев урамнарында берничә тапкыр җимереклеккә китерүе турында сөйләде. Илсур Метшин сүзләренчә, Ямашев проспекты буенча урнашкан 69-нчы номерлы йортта начар ис барлыкка килүнең сәбәбе – өченче төньяк канализация коллекторында килеп чыккан авария. «Хәзерге вакытта анда эшләр бара, «Водоканал» аларны 2022 елның икенче кварталында тәмамларга исәп тота», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Әмма йортлардан су агызуны нормальләштерү һәм начар исләрне бетерү өчен вакытлыча суны суырта торган линияләр монтажланган.

Билгеләп үтик, гражданнарны кабул итү «Бердәм Россия» партиясенең 20 еллыгына багышланган. Халык сорауларына РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм җирле хакимият органнары депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстанның иҗтимагый оешмалары белгечләре җавап бирәчәк.

Видеорепортаж
02.12.2021 14:20
Илсур Метшин халык сорауларына онлайн режимында җавап бирде
Барлык яңалыклар