Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2022, 15:14

Илсур Метшин Качалов урамындагы 77 нче номерлы йортта капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләп кайтты

Бу ел программасы буенча эшләр соңгы биш йортта алып барыла.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Татарстан башкаласында быелгы торак фондын капиталь ремонтлау программасы төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта 160 йортның соңгы бишесендә эшләр финалга якынлаша. Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин Качалов урамындагы 77 нче номерлы йортта капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләп кайтты һәм киләсе елда республика программасы буенча аларның ишегалды төзекләндереләчәген хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы аларга быел капиталь ремонтның Казанның 160 йортына кагылганын сөйләде. Ремонтның уңай нәтиҗәләре 180 мең кешене, шул исәптән Качалов урамындагы йортта яшәүче 45 кешене колачлаган. «Безнең өчен кечкенә һәм зур йортлар, мөһим һәм әһәмиятсез ишегаллары юк. Барлык яшәүчеләр дә безнең өчен кадерле», – диде Илсур Метшин. «Киләсе елга без сезгә «Безнең ишегалды» программасы белән килербез», – дип мөрәҗәгать итте Мэр йорт буенча өлкән Марсель Богоутдиновка.

1944 елда төзелгән 1,4 мең кв. метрдан артык мәйданлы йортның дүрт катлы бинасында 2004 елда инженерлык коммуникацияләре яңартылган, әмма бинаны быел гына комплекслы ремонтлый алганнар. Эшләр агымдагы елның июлендә башланды һәм сентябрьдә тәмамланды. Бу вакыт эчендә эшчеләр түбә, подвал, фасад, кайнар һәм салкын су, канализация, җылыту, электр белән тәэмин итү системаларын ремонтладылар. Моннан тыш, агымдагы ремонт кысаларында идарәче компания подъездларны ремонтлады. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин аңлатып үткәнчә, идарәче компанияләр алдында агымдагы ремонт кысаларында соңгы елларда капиталь ремонтланган йортларның подъездларын тәртипкә китерү бурычы тора.

Илсур Метшин ишегалды территориясен карап чыкты, бер подъездга керде һәм чардакка күтәрелде. «Сугыш елларында ил торак кирәк дип уйлады. Фронт һәм Җиңү өчен генә тырышып калмыйча, торакны да төзегәннәр, сыйфаты да куанырлык! Балкалар әле дә яңа кебек. Капиталь ремонттан соң йорт тагын 80 ел торачак әле», – диде Мэр.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда торак йортларны капиталь ремонтлауга 2,4 млрд сум каралган. Программа 44 йортта 129 лифт һәм 53 түбә алмаштыруны күздә тота. 53 йортта фасадлар яңартылган, 75 бинада җылыту системалары ремонтланган. Янгыннан саклау җайланмалары 2 объектта алмаштырылган. Капиталь ремонт үткәрүгә акча республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүлеп бирелә. Шулай ук финанслау милекчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Төп эшләр – фасадларны, түбәләрне һәм инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау.

Очрашуда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин, «Ремонтсервис» идарәче компаниясе башлыгы Александр Назаров һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Качалов урамындагы 77 нче номерлы йортта капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләп кайтты
Видеорепортаж
08.11.2022 13:48
Илсур Метшин Качалов урамындагы 77 нче номерлы йортта капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләп кайтты
Барлык яңалыклар