В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елгы программага шәһәрнең 12 мәктәпкәчә учреждениесе кертелгән.
Фото: Денис Гордийко
«Балалар бакчасына килгәндә, тагын нәрсәләр эшләп була һәм ничек креативлык кертергә дип уйлыйсың. Әмма сез бик сөендердегез, булдырдыгыз! – дип И.Метшин дизайнерларны мактап алды. – Барысы да – дизайнерлар да, җитәкчеләр дә матур эш башкарырга дип берләшкәч, уйлар үзе эзләп таба. Балалар бакчасы элегрәк ниндидер сагыну, бераз көйгән ботка һәм әти-әниләрнең килеп алуын көтү белән бәйле иде. Ләкин монда, әлбәттә, бөтенләй башка атмосфера. Яңа уңайлы шартларда сабыйлар бәхетле үссен. Балалар әлеге бәхетне балалар бакчасыннан урамга, өйгә гаиләләребезгә һәм шәһәребезгә алып кайтсыннар, шәһәребез иң бәхетле кала булсын. Яңа ел алдыннан биредә яшәүчеләргә, балаларга яхшы бүләк булды бу».
1988 елгы 2,5 мең кв. метр мәйданлы ике катлы кирпеч бинада ремонт эшләре яз көне башланды. Балалар бакчасында түбә һәм фасад, керү төркемнәре һәм инженерлык челтәрләре яңартылды, тәрәзәләрне алыштырдылар, сүтелә торган конструкцияләрне көчәйттеләр, инъекцияләделәр, территорияне төзекләндерделәр һәм күләгә ясаучы түбәләр һәм кече архитектура формалары урнаштырдылар. Эшләрнең заказчысы – «ТР ГИСУ» дәүләт казна учреждениесе, подрядчы – «Стройпрогресс» ҖЧҖ.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Мэрга сөйләгәнчә, бина дизайнын сайлаганда табигый мотивларга басым ясалган. Диварларда пляж атмосферасын һәм туган як кошларын чагылдыра торган ком рәсемнәре барлыкка килгән. Балалар монда ясалма карлыгачлар ояларын да, шулай ук үсемлек лабораторияләрен дә күрә ала.
«Хәзер балалар интеллектуаль яктан үскән. Ләкин баланың экологиянең нәрсә икәнен аңлавы, табигатьне яратуы һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәте бик мөһим. Табигатькә сак караш әйләнә-тирә мохит, хайваннар, үсемлекләр турында кайгыртудан башлана, – дип аңлатты балалар бакчасы мөдире Ландыш Яруллина. – Без киләчәктә дә әлеге юнәлешкә ярдәм итәчәкбез».
Мәктәпкәчә учреждениедә музыка һәм физкультура заллары, театр студиясе, методика кабинеты, педагог-психолог кабинеты, медицина, массаж һәм физиотерапевтика кабинетлары, шулай ук азык-төлек блогы һәм кер юу бүлмәсе бар.
395 нче балалар бакчасы 12 төркемгә исәпләнгән. Хәзерге вакытта балалар анда йөрми һәм мәктәпкәчә учреждение ачылуын көтәләр. Алар ремонт эшләрен башкару вакытында якындагы мәктәпкәчә учреждениеләргә бүленгән. «Ата-аналарның теләкләре исәпкә алынды, – диде мөдир. – Балаларны шул ук микрорайондагы балалар бакчаларына җибәрделәр. Хәзер алар кире кайтыр өчен ачылышны көтәләр. Әлегә бездә балалар өчен мастер-класслар үткәрелә – бу яңа киңлеккә ияләшү өчен адаптация чаралары», – дип аңлатты Л.Яруллина.
Билгеләп үтик, 395 нче номерлы балалар бакчасы «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында «Реновациянең иң яхшы объекты» номинациясендә икенче урынны алды, аны узган атнада «Урам» экстрим-паркында Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән Шәһәрне үстерү институты оештырды.
ТР башкаласында барлыгы 312 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, аларга 76,3 мең бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирүне колачлау 69% дип бәяләнә. Балалар бакчаларында төркемнәрнең тулылыгы 100 урынга 104 бала тәшкил итә, 7409 кеше бала урнаштыру буенча чиратта тора. Быелгы капиталь ремонт программасына шәһәрнең 12 мәктәпкәчә учреждениесе кертелгән.
Казанның Мәскәү районында 39 балалар бакчасы урнашкан. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 6,4 меңнән артык бала тәрбияләнә.
Шәһәр башлыгы белән бергә яңартылган мәктәпкәчә учреждениене Казан