В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өч видеороликта төп эш юнәлешләре буенча төп нәтиҗәләр күрсәтелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының V сессиясе узачак. Анда Казан Мэры Илсур Метшин узган елгы эш турында хисап тотачак. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана, онлайн-трансляцияне түбәндәге сылтама буенча күрергә мөмкин.
Быел пандемия хисап чараларын уздыруга төзәтмәләр кертте, шуңа күрә традицион очрашулардан тыш, өч видеохисап әзерләнде – Казан Мэры Илсур Метшин узган елгы төп казанышлар һәм эш нәтиҗәләре турында үзе сөйләде.
Һәр видео аерым эш юнәлешенә багышланган. Беренчесе – Казан инфраструктурасын үстерү, юллар, йортлар төзү һәм ремонтлау, социаль өлкәнең аеруча мөһим объектлары. Икенче видеохисапта балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт объектлары төзү, яшүсмерләр клубларын ремонтлау юнәлешләре турында сөйләнелә. Өченче видео узган елның төп чакыруы булган коронавирус пандемиясе вакытында шәһәр хакимиятенең эшенә багышланган. Бүген Мэриянең рәсми YouTube каналында беренче хисап ролигы тәкъдим ителде.
Һәр казанлы шәһәр хакимияте эше белән таныша һәм шәһәр Мэрының kzn.ru сайтындагы интернет-кабул итү бүлмәсендә үз шәрехләрен калдыра ала.