Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2020, 09:00

Илсур Метшин: «Салымнарның тотрыклы керүен тәэмин итеп, сез Казан икътисадына бәяләп бетергесез өлеш кертәсез»

Татарстан башкаласы Мэры РФ салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре һәм салым хезмәте оешуның 30 еллыгы белән котлады.

«Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм илебезнең салым хезмәте оешуга 30 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм!

Өч дистә ел эчендә салым органнары, дәүләт казнасын тулыландыру һәм бюджет формалаштыру механизмында үзәк звеноларның берсе булып, актив үсеш юлы үтте.

Салымнарның тотрыклы керүен тәэмин итеп, сез Казан икътисадына бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Барлык йөкләмәләрне финанслау, яңа социаль объектлар төзү һәм гамәлдә булганнарының эшләве, димәк, кешеләрнең яшәү сыйфаты да күп очракта сезнең көндәлек тырыш хезмәтегезгә бәйле. Заманча прогрессив технологияләрне һәм электрон сервисларны кертеп, сез салым түләүчеләргә уңайлы һәм тиз түләү мөмкинлеген бирәсез һәм салым сәясәтенең үтәкүренмәлелеген гарантиялисез. Югары профессионализм, эшкә җаваплы караш, үҗәтлек, максатчанлык һәм принципиальлек сезгә алда торган мөһим бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Казан, Татарстан һәм Россиянең чәчәк атуы хакына барлык башлангычларда да уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!»- диелә котлау текстында.

Барлык яңалыклар