Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2023, 10:32

Илсур Метшин паркларда вандализм турында: «Профессиональлек күрсәтергә һәм гаеплеләрне табарга чакырам»

Шәһәр Мэры милекне бозу һәм урлау очраклары еш була торган паркларда видеокамералар санын арттырырга кушты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь). Быел Казан паркларында вандализм актлары саны артты. Мөлкәтне бозу һәм урлау даими рәвештә булып тора, соңгы атналарда гына хулиганнар «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Салават Күпере паркында ишекләрне ватып, җәмәгать бәдрәфләре җиһазларын җимергәннәр. Аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин профессиональлек күрсәтергә һәм хокук бозучыларны табарга чакырды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, күптән түгел Кремль дамбасы буйлап велосипедта йөрү маршрутында әйләнә торган эскәмияләр урнаштырылган. Беренче төнне үк аларга хулиганнар рәсем төшергән, граффитины бетерә алганнар, әмма рәсемнәр шул ук көнне кабат пәйда булган. Вандализмның соңгы очраклары Декабристлар урамындагы Фестиваль бульварында булган – фонарьларны ватканнар.

«Кызганычка каршы, Эчке эшләр идарәсе безгә бу мәсьәләдә ярдәм итми, алар моны үзләренә кагылмый дип саный. Әйдәгез, видеокамералар санын арттырыйк, битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итик, бәлки Эчке эшләр идарәсе дә бу мәсьәлә белән шөгыльләнүне кирәк дип санар. Билгеле, алар башка зур бурычлар белән мәшгуль, ләкин бу дәүләт милкен бозу, моның өчен салым түләүчеләр салым түли. Без нәтиҗәләр белән гел көрәшәбез. Постовойлар нәрсә өчен кирәк, патруль полициясе нәрсә өчен йөри? Әлбәттә, мондый очракларның булмавын теләр идем, ләкин алар меңләгән булмаса да бар, мин профессиональлек күрсәтергә һәм гаеплеләрне табарга чакырам», – диде шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, Илсур Метшин вандаллар ешрак зыян сала торган урыннарга видеокамералар өстәргә кушты.

Үз чиратында Игорь Куляжев халыкка мөрәҗәгать итте: «Ел саен без җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш алып барабыз, әмма бу эшнең яртысы гына. Җәмәгать киңлеге шәһәр халкы да аның турында кайгыртканда гына үзенең торышын саклап калачак. Шәһәр халкын яраткан паркларына һәм скверларына сак карарга чакырам, һәм ул чакта алар тагын озак еллар сөендерә алачак.

Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.06.2023
Барлык яңалыклар