Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2020, 15:54

Илсур Метшин - УЕФА Суперкубогы турында: «Бу максатка да бергә ирешә алабыз, бу безнең көчебездән килә»

Турнирны үткәрү хокукын алган шәһәр киләсе атнада билгеле булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Киләсе атна башында ук Лозаннада (Швейцария )2022 яки 2023 елгы УЕФА Суперкубогын үткәрү хокукын алган шәһәр игълан ителәчәк. Казанның конкурста җиңү һәм иң әһәмиятле спорт вакыйгаларының берсен кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, дип билгеләп үтте бүген Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. «Без бу максатка да бергә ирешә алырбыз дип ышанабыз, бу безнең көчебездән килә», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Казан узган елның октябрь азагында рәсми рәвештә 2022 елда яки 2023 елда УЕФА Суперкубогын уздыруга заявка биргән иде. Гариза федераль дәрәҗәдә һәм Россия футбол берлеге тарафыннан хупланды. Гариза бирү кампаниясендә шулай ук Хельсинки, Минск, Белфаст һәм Тирана катнаша.

УЕФА Суперкубогы - Ауропа сезонын ачучы һәм бер матчтан торган рәсми футбол турниры, анда УЕФА чемпионнар Лигасының узган сезонында җиңүчеләр очраша.

Шулай ук шәһәр башлыгы быел Казанда тарихта беренче тапкыр БДБ илләре уеннары узачагын искә төшерде. Ярышларда 11 илдән 6 меңгә якын спортчы, судьялар һәм рәсми затлар катнашыр дип көтелә. «Әзер спорт һәм шәһәр инфраструктурасы Уеннарны өстәмә чыгымнарсыз үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде Мэр.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе
Видеорепортаж
28.02.2020 13:26
Илсур Метшин 2020 елга 20 бурыч куйды
Барлык яңалыклар