Казан Мэры узган атнадагы төп мәдәни вакыйгаларга йомгак ясады
Фото: Марат Мөгыйнов
Мәсәлән, 20-22 нче сентябрьдә шәһәрдә 16 нчы «Аксенов-фест» узды, «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру аның кульминациясе булды.
Василий Павлович Аксенов әлеге традициягә – абруйлы язучыларны һәм шагыйрьләрне, шулай ук яңа каләм тибрәтүчеләрне җыю һәм укучыларга яңа исемнәр ачуга нигез салды. Киләсе елда чикләрне киңәйтү теләге бар, алдан ук БРИКС илләреннән яшь язучыларны чакырырга теләвебез турында фикер алыштык», – дип белдерде Мэр.
Быел премия лауреатлары Анна Королева, Екатерина Златорунская һәм Сергей Скуратовский булды, аларны «Музыка», «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә иң яхшылары дип таныдылар.
«Игелекле дулкын» фестивале чын мәгънәсендә яхшы һәм тәэсирле булды. Үткәрелгән чараларның географиясе һәм сыйфаты арта. Быел Россиянең сигез шәһәрендә сайлап алу фестивальләре узды, анда 1,5 мең бала катнашты. Биш ел эчендә сәхнә һәм «Игелекле дулкын» жюриеның, педагогларның һәм оештыручыларның кайгыртучан йөрәкләре аша 7,5 мең бала үтте», – дип дәвам итте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы фестивальдә төрле һәм авыр язмышлы балалар катнаша, ә фестиваль, һичшиксез, кирәк һәм мөһим, дип өстәде.
«НТВ партнерларына рәхмәт, алар ел дәвамында федераль каналда гала-концерт һәм сайлап алу өлешен трансляциялиләр. Без фестивальгә алга таба да ярдәм итәчәкбез», – дип ышандырды Мэр.
«Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концерты 21 нче сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Анда Россия эстрадасы йолдызлары Игорь Крутой, Дима Билан, Лариса Долина, Burito һәм Сосо Павлиашвили белән бергә конкурс финалистлары чыгыш ясады. Концертны Вадим Такменев һәм Анна Янкина алып барды.