Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2024, 14:45

Илсур Метшин «Казанга гашыйк бул» конкурсы турында: «Чит шәһәр кешеләре генә катнашырга тиеш түгел дип уйлыйм»

Быел приз фонды 670 мең сум тәшкил итәчәк

«Казанга гашыйк бул» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Быел дүрт номинациядә катнашырга була: «Казан турында иң яхшы видеоролик», «Туристик Казан» иң яхшы фотоэшләр», «Казан шәһәрендә туристлык турында иң яхшы мәкалә» һәм «Казан турында иң яхшы видеоролик. Команда эше». Бу хакта эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Казанның күптөрлелеген һәм матурлыгын күрсәтүче урыннар, вакыйгалар, кешеләр яки шәһәр объектлары турындагы эшләрне туристлар да, 14 яшькә җиткән Казан халкы да тәкъдим итә ала.

«Минем уйлавымча, конкурста чит шәһәр кешеләре генә катнашырга тиеш түгел. Безнең төрле яшьтәге, төрле районнардагы хөрмәтле һәм кадерле кешеләребез дә катнашсыннар һәм Казанны, шул исәптән туристлыкны ничек күрүләрен күрсәтсеннәр. Без бар кеше өчен дә рәхмәт сүзләрен табачакбыз һәм һичшиксез аларның катнашуын билгеләп үтәчәкбез. Бу яхшы конкурс һәм аңа ярдәм итү мөһим», — дип белдерде мэр Илсур Метшин.

Быел конкурсның гомуми приз фонды 670 мең сум тәшкил итәчәк. Һәр номинациядә җиңүчеләр 50 меңнән 150 мең сумга кадәр грант отачак. Икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучылар өчен дә акчалата призлар каралган.

Катнашу өчен 2025 елның 15 гыйнварына кадәр сылтама буенча онлайн-гариза бирергә кирәк. Эш шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә яки #ВлюбисьвКазань2024 хештегы булган башка платформаларда урнаштырылырга тиеш.

«Автор бердән артык эш тәкъдим итә алмый. Татарстан башкаласының тарихы, анда яшәүчеләр, сәяси контексттан тыш мөһим вакыйгалар, матур табигать күренеше, Казан һәм шәһәр халкы өчен теләкләр һәм котлаулар рөхсәт ителә», — дип ачыклык кертте Дарья Санникова.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Россиянең 45 шәһәреннән, шул исәптән Владивосток, Симферополь, Сургут, Екатеринбургтан 255 эш җибәрелгән иде.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.08.2024
Видеорепортаж
05.08.2024 11:20
Татарстан башкаласында «Казанга гашыйк бул» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итәләр
Барлык яңалыклар