Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2023, 13:01

Илсур Метшин Серов урамындагы бульвар турында: «Чынлыкта парк рәсемнәргә караганда да матуррак булыр дип өметләнәбез»

Бульвар концепциясе аз хәрәкәтләнүче һәм начар күрүче кешеләрнең уңайлы хәрәкәте өчен үзгәртелде

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь, Татьяна Марюхова). Серов урамындагы «Ярдәм» мәчете янындагы яңа бульварны төзекләндерү буенча эш алып баручы подрядчылар начар күрүче кешеләр белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнү өчен Петербургның К.Грот исемендәге интенрнат-мәктәбендә булып кайтты. Шуннан соң бульвар концепциясенә үзгәрешләр кертелде. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу объектта инклюзия мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, чөнки мәчет янында начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен үзәк эшли.

ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә төзекләндерү буенча катлаулы проектлар тормышка ашырыла, мәсәлән, «Ярдәм» мәчете янындагы сазлыклы территория. Ул искә төшергәнчә, бу территория совет үткәненең мирасы, биредә канализация һәм яңгыр коллекторы торбасы үткән, ул өзелгән, һәм дистә еллар дәвамында сазлыклы территория формалашкан.

«Без инженерлык чишелешен таптык – бүген бу участок киптерелә, парк чынлыкта рәсемнәргә караганда да матуррак булыр дип өметләнәбез. Тагын бер мөһим әйбер – подрядчыларыбызның дәрәҗәсе арта», - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин инициативасы өчен «Шәһәр төзекләндерүе» МУП рәхмәт белдерде. Начар күрүче кешеләрнең ихтыяҗларын өйрәнү өчен предприятие хезмәткәрләре Петербургның К.Грот исемендәге интернат-мәктәбендә булдылар, ул 150 елдан артык начар күрүчеләр белән эшли. «Бездә Ярдәм мәчетендә начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен үзәк булганлыктан, сквер микрорайоны янындагы йортларга гына түгел, ә әлеге реабилитация үзәгенә дә хезмәт итәчәк. Шуңа күрә без анда инклюзияләргә аерым игътибар бирдек, бу кешеләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алыначак», – диде Мэр.

Берничә ай эчендә башка шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнүне үз эченә алган масштаблы әзерлек эше башкарылды. Алынган мәгълүматлар нигезендә бульвар концепциясе монда халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре хәрәкәт һәм уңайлы ял итә алсын өчен үзгәртелгән. Бульварның яңартылган концепциясен 31 нче майда микрорайон халкы белән очрашуда тәкъдим иттеләр.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, территориядә инженер-геологик эзләнүләр үткәрү барышында юл киемнәре конструкцияләрен ныгыту буенча өстәмә чаралар үткәрүне таләп итүче туфраксыз (органик) җирләр ачыкланган. Бу төзелеш-монтаж эшләренең кыйммәтләнүенә китергән. Территорияне төзекләндерү буенча эшләр булачак бульвар территориясе буенча уза торган яңгыр канализациясе челтәрләрен салу буенча эшләр белән комплекста башкарыла.

«Халыктан агачларны кисү һәм бульварны яшелләндерү буенча сораулар килә. Хәлгә ачыклык кертергә телим. Беренче чиратта корыган һәм авария хәлендәге агачларны гына кистеләр. Территорияне төзекләндерү дәвамында агачларны санитар чистарту дәвам итәчәк, ә канәгатьләнерлек хәлдә булганнары сакланачак. Казанлыларны территориядә яшеллекләрнең кимеүе өчен борчылмаска чакырабыз, чөнки бульварны төзекләндерү концепциясендә агачлар һәм куакларны комплекслы утырту кирәклеген исәпкә алып, мул яшелләндерү каралган», – дип төгәлләде ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Элек KZN.RU порталы Казан Мэры җәмәгать киңлегенең төзелеш мәйданчыгында булды һәм бульварның беренче чиратын төзекләндерү буенча эшләрнең барышын карады дип хәбәр итте

Бульварның икенче чираты 2024 елда төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә җиңүче булды. 12,8 меңнән артык кеше булачак паркның бу өлеше өчен тавыш бирде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.06.2023
Барлык яңалыклар

Элек KZN.RU порталы Казан Мэры җәмәгать киңлегенең төзелеш мәйданчыгында булды һәм бульварның беренче чиратын төзекләндерү буенча эшләрнең барышын карады дип хәбәр итте.