Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2020, 13:39

Илсур Метшин ТАССРның 100 еллыгы турында: «Бу датаның әһәмиятен балаларыбызга аңлатырга кирәк»

Казанда юбилей көне уңаеннан 250-дән артык чара узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Ксения Швецова). Казанда ел башыннан ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздырыла башлады. Бу мөһим датага социаль объектлар ачылу да багышланган, аларның күбесе киләчәктә юбилей елы хөрмәтенә аталачак. Яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар аерым әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә. «Бу датаның әһәмиятен балаларыбызга аңлатырга кирәк. Балалар ТАССР тарихының кыйммәтен һәм Татарстан Республикасының бүгенге Россиядә әһәмиятен тойсын өчен тырышырга кирәк», - диде шәһәр башлыгы.

Татарстан башкаласында ТАССРның 100 еллыгына багышланган 250 чара узачак

Республика юбилеена зур бәйрәм программасы әзерләнгән, анда барлык мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмалары катнаша. ТР башкаласында ТАССРның 100 еллыгына багышланган 250-дән артык төрле чара уздырылачак, дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Юбилей датасы шәһәрнең яңа объектлары топонимикасында чагылыш тапты, дип билгеләде ул. Мәсәлән, Идел буе районында Зур Казан боҗрасы кисемтәсенә «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исеме бирелде, ә төзелә торган метро станцияләренең берсенә «ТАССРның 100 еллыгы» исемен бирергә тәкъдим ителде.

Моннан тыш, юбилей елы истә калачак мөһим вакыйга - Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү. Исегезгә төшерәбез, бу исемне бирү өчен 2,5 млн кеше тавыш бирде.

ТАССРның йөз еллыгы символикасы белән якынча 30 автобус брендланган
Марат Мугинов фотосы

«Юбилей елында республика башкаласында шәһәр тирәлеген төзекләндерү, үстерү буенча зур эш башкарыла, - дип искәртте Мәдәният идарәсе башлыгы. - Мисал өчен, быел урамнарны яшелләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Юбилей елы дәвамында шәһәрдә 10 меңгә якын агач утыртылачак».

Авыр эпидемиологик вәзгыять аркасында шәһәрдә концертлар вакытлыча үткәрелми, әмма шәһәр афишалары буш тормый - афиша конструкцияләрен ТАССР йөз еллыгына багышланган 72 тематик плакат бизи. Алар, А.Абзалов сүзләренчә, шәһәр халкына республиканың тарихи сәхифәләрен ачалар. Мөһим дата турында шәһәр халкына һәм кунакларына җәмәгать транспорты да искә төшерә - шәһәрдә 30 автобус ТАССР йөз еллыгы символикасы белән брендланган.

Республика юбилее старт алган көнне, 19-нчы декабрьдә, реконструкциядән соң Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге ачылды, ә 25-нче июльдә, ТАССР барлыкка килгән көнне, масштаблы реконструкциядән соң, Дәрвишләр бистәсендә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты ачылды.

ТАССР төзелү көнендә, масштаблы реконструкциядән соң, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты ачылды
Денис Гордийко фотосы

«Дәрвишләр бистәсендә искиткеч мәдәният сарае ачылды. Бу тарихыбызны хөрмәт итү билгесе. Яшьләрнең Сәхип-Гәрәй Сәет Галиевне учреждение исемебуларак кына түгел, ә атаклы кеше, Республика халык комиссарлары советы рәисе булуын, аны оештыру башында торучы һәм ТАССР төзелүнең инициаторларының берсе булуын белүе мөһим», - дип шәрехләде Казан Мэры.

Казанда шулай ук «Чулпан» мәдәни үзәгендә дә капиталь ремонт дәвам итә, Тимерьюлчылар мәдәният сарае ачылышка әзерләнә, дип искәртте А.Абзалов.

«Дистәләгән милләтләр гасырлар буена бу җирдә күршеләренә карата ихтирам һәм мәхәббәт тоеп яши, бу традицияне балаларыбызга тапшыру мөһим»

Юбилей елында Казанда спорт комплекслары, футбол манежлары, шулай ук биш мәктәп бинасы төзелә, аларның өчесе быел ук тапшырылачак, дип искәртте А.Абзалов. Алар арасында - «Адымнар» уникаль полилингваль белем бирү комплексы, анда балалар рус, татар, инглиз телләрендә укыячак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк. Бу - балаларны тәрбияләүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе, дип билгеләде Казан Мэры.

«1920 елда ил кысаларында полиэтник дәүләт берәмлеге феномены туды. Бүген бу кунакларыбызда соклану тудыра, политологларның өйрәнү предметы булып тора. Бу - безнең иң зур горурлыгыбыз, иң зур байлыгыбыз, - диде И.Метшин. - Идел буе территориясендә гасырлар буена дустанә мөнәсәбәт, мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән дистәләгән милләтләр яши. Алар барысы да Татарстанны үз йорты дип саный. Без бу традицияләрне өлкән буыннарыбыздан үзләштердек һәм һичшиксез саклап калырга, үстерергә һәм балаларыбызга тапшырырга тиеш».

Бүген Татарстан илнең иң динамик үсеш алучы субъектына әверелде, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Без Россия төбәкләре белән генә түгел, чит илләр белән дә үзара файдалы мөнәсәбәтләрне җайга салабыз. Бездә бөтен дөнья буйлап бизнес, спорт, мәдәният өлкәсендә безнең белән актив хезмәттәшлек итүче партнерлар бар», - диде ул.

ТАССРның йөз еллыгы елында Казан ветераннары һәм озын гомерле кешеләре котлаулар ала

Юбилей датасы уңаеннан район администрацияләре озын гомерле кешеләрне һәм ветераннарны хөрмәтлиләр, аларга истәлекле бүләкләр һәм Россия Президентыннан, ТР Президентыннан һәм Казан Мэрыннан открыткалар тапшыралар, дип хәбәр итте А.Абзалов. Шәһәрнең барлык эре сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт һәм хезмәт династияләре ветераннары бүләкләнә.

Язмышлары республика белән бәйле күренекле эшлеклеләрнең хәтерен мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелә, дип ассызыклады Мәдәният идарәсе башлыгы. Үткәрелгән чаралар арасында социалистик хезмәт Герое Виталий Копыловның бюстын ачуны, Советлар Союзы Герое Семен Коноваловка һәм күренекле язучы Әмирхан Еникигә мемориаль такталар ачылуны аерып күрсәтергә мөмкин. Моннан тыш, 17 һәйкәл төзекләндерелде. Ә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә Җиңү паркында Совет солдатына монумент урнаштырдылар, «Дәрвишләр» скверында мәңгелек ут ачтылар, ә Киров районында урнашкан дары заводы янында «Дан аллеясы» ачылды.

2019 елда Казанда социалистик хезмәт Герое Виталий Копыловның бюстын ачу тантанасы узды
Денис Гордийко фотосы

Cпикер сүзләренчә, бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Шулай итеп, чиратта - совет ракета-космик техникасын булдыручы Сергей Королевка мемориаль такта урнаштыру.

Шунысы кызыклы, Казанда йөз еллык тарихы булган алты мәктәп бар: алар 1, 3, 5, 15, 101 һәм 153-нче номерлы мәктәпләр. Учреждениеләрне бүләкләү яңа уку елына планлаштырылган.

Күп кенә чаралар онлайн-режимда уздырыла. Мәсәлән, «Якында урнашкан китапханә» әдәби проекты эшли, анда татар шагыйрьләренең иҗаты белән танышырга мөмкин, танылган мәдәният эшлеклеләре белән Татарстан һәм Казан тарихына багышланган онлайн-очрашулар үткәрелә. Атна саен социаль челтәрләрдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурслар, мастер-класслар, викториналар һәм онлайн-концертлар уза. Бүгенгә онлайн-форматта инде 150-дән артык чара уздырылган.

Юбилейны бәйрәм итү буенча кайбер чаралар шулай ук 30-нчы августта - Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә узачак, дип хәбәр итте А.Абзалов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.08.2020
Видеорепортаж
03.08.2020 12:03
Казанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары уза
Барлык яңалыклар