Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2018, 12:48

Илсур Метшин: “Календарьда яз булуга карамастан, йомшарырга әле иртә”

Казан Мэры шәһәр хезмәтләренә юллар, җәяүлеләр сукмаклары һәм түбәләрнең торышын игътибар белән күзәтергә кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март, Ксения Швецова). Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре түбәләрне үз вакытында чистартмау белән бәйле 138 хокук бозу очрагы ачыклады. Җайга салынган контроль системасы түбәләрдән кар һәм боз сөңгеләренең төшеп, кеше сәламәтлегенә зыян салу мөмкинлеген кисәтергә ярдәм итте – быел шундый очраклар теркәлмәде. Административ-техник инспекция идарәсенең (АТИИ) кышкы периодта эшчәнлеге турында Башкарма комитетта үткән киңәшмәдә Альфир Шәмсетдинов сөйләде.

Узып баручы кышкы сезон көчле кар явулар аркасында Казанның коммуналь хезмәтләре өчен иң авырлардан булды. Нәтиҗәдә, кышын урам-юл челтәренең торышы буенча хокук бозулар саны, узган ел белән чагыштырганда, 26 процентка артты – 431 хокук бозу теркәлде.

Шәһәрнең Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне АТИИ тикшерә – хокук бозучыларга штрафлар сала. Мәсәлән, җәяүлеләр сукмакларын һәм бина түбәләрен кардан чистармаган өчен 138 шундый чара кулланылган. “Әлеге юнәлештә эш үз нәтиҗәләрен бирә. Узган сезон эчендә биналар түбәләреннән кар яисә боз сөңгеләре төшеп, кеше сәламәтлегенә зыян китерү очраклары теркәлмәде”. – диде А.Шәмсетдинов.

Чыгыш ясаучы шәһәрнең Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучы оешмаларны атап үтте. Алар арасында – “ЭкоПромРесурс” ҖЧҖ, “Кристал” ҖЧҖ, “ЖанФан” ҖЧҖ, “Сурсад” ҖЧҖ, “Жилсервис” ҖЧҖ, “Компания Дорсервис” ҖЧҖ. Чыгыш ясаучы хокук бозулар арасында компанияләргә караган территорияләрдән карны чыгармауны атады, ун шундый очрак буенча штраф салынган.

Торак йортларны һәм ишегаллары территорияләрен карап тоту өлешендә дә хокук бозулар очрый. Барлыгы бина түбәләрен тиешле хәлдә тотмау буенча 25 факт, билгеләнмәгән урында кар туплау очраклары буенча 10 факт, тиешле территорияне җыештырмау очраклары буенча 8 факт теркәлгән. А.Шәмсетдинов сүзләре буенча, нигездә проблеманың сәбәбе – махсус техника җитмәү. “Иң күп шелтә “Управляющая компания “Жилсервис” ҖЧҖ, “Управляющая компания “Уют” ҖЧҖ чыгарылды”, - диде чыгыш ясаучы.

Хокук бозуларның 60 проценттан артыгы коммерцияле оешмалар объектларында теркәлә. Мәсәлән, берничә тапкыр “Тандер” акционерлык җәмгыятенең “Магнит” кибетләре, “Агроторг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Пятерочка” универсамнары, “Аптеки Поволжья” ҖЧҖ һ.б. административ җаваплылыкка тартылган.

“Вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган кышкы җыештыру эшләре – беренче чиратта, шәһәрлеләр арасында травматизмны кисәтү”, - диде А.Шәмсетдинов һәм шәһәрлеләрне белгечләргә әлеге өлкәдә хокук бозулар турында хәбәр итәргә чакырды. Аерым алганда, моны “Ачык Казан” системасы ярдәмендә эшләргә мөмкин. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, бер көн эчендә шәһәрлеләрдән 10-га якын мөрәҗәгать кабул ителә.

Казан Мэры Илсур Метшин урам-юл челтәрен җыештыруга игътибарлы булырга чакырды. “Синоптиклар безгә март азагына кадәр кар фаразлый. Календарьда яз булуга карамастан, йомшарырга әле иртә һәм бурычлар шула ук кала. Тагын бер тапкыр районнар башлыкларын, идарә итүче компанияләрне, биналарның милек ияләрен бу сорауларны игътибар белән тикшереп торырга чакырам”, - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.03.2018
Видеорепортаж
19.03.2018 11:12
Кыш башыннан АТИИ территорияләрне тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозу буенча 431 хокук бозу теркәгән
Барлык яңалыклар