Шәһәр Мэры Казанда күптән түгел генә ачылган “Колыбель” Социаль йортының филиалында булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бер көнне Казанның Совет районында урнашкан гадәти фатирда “Колыбель” Социаль йортының филиалы ачылды. Биредә авыр тормыш хәлендә калган йөкле яисә балалы хатын-кызлар яшәп тора. Җиңү проспектындагы фатирда Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты. Ул приютта яшәүче хатын-кызлар белән аралашты һәм проектны оештыручыларга мәрхәмәтле эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
Бу “Умиление” гаиләне, аналарны һәм балачакны саклау үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма инициативасы буенча авыр тормыш хәлендә калган йөкле яисә балалы хатын-кызлар өчен Казанда ачылган икенче социаль йорт. Оешма президенты Элина Галиуллина сөйләгәнчә, 216 елда үзәк “Православ инициативалар” грантын откан һәм Н.Ершов урамында урнашкан 6 бүлмәле фатирны вакытлыча яшәү урыны буларак җайлаган. “Грант 9 айга бирелгән иде, ләкин без президент грантына гариза яздык һәм тагын ел ярымга булышлык алдык”, - диде Элина. Ул өстәгәнчә, бу елның язында аларга Дарья исемле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән һәм тагын бер фатирда вакытлыча яшәү урыны оештырырга тәкъдим ясаган. “Ул хәзер Сургутта яши. Бу фатирны махсус безнең өчен сатып алды. Без аңа бик рәхмәтлебез. Биредә 4 бүлмә бар, барлык шартлар да тудырылган”, - диде Э.Галиуллина.
Казан Мэры үзәк эше белән танышты. Җитәкче сүзләре буенча, биредә 3 хатын-кыз һәм 5 бала яши. Алар өчен психологлар белән сеанслар үткәрелә, балалар өчен атна саен уеннар оештырыла.
“Колыбель” социаль приютының эшләү дәверендә барлыгы 30 хатын-кыз һәм 44 бала ярдәм алган. Түбә, азык-төлек һәм психологлар белән эштә кала, биредә яшәүчеләргә юрист ярдәме дә күрсәтелә. Үзәк шулай ук үзәк Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән, 7-нче хастаханә белән хезмәттәшлек итә.
Приютлар грант чараларына, сәдака һәм волонтерлар ярәмендә эшлиләр. “Без волонтерлар ярдәменә мохтаҗ. Бик еш кына автомобиль кирәк, яисә теге яки бу белгеч ярдәме кирәк була”, - ди “Умиление” үзәге президенты.
Теләүчеләр приютка гуманитар ярдәм күрсәтә ала – приютка һәрвакыт продуктлар, гигиена чаралары, көнкүреш химиясе һ.б. таләп ителә.
Мэр Казанда тагын бу эш белән шөгыльләнүче оешмалар барлыгын белеште. “Умиление” үзәге президенты сүзләре буенча, бу шәһәрдә йөкле хатын-кызларга ярдәм итүче бердән-бер оешма.
“Элина, Дарья кебек кешеләр булу бик яхшы. Беркем дә бу дөньяда “минем белән мондый хәл бумый”, дип әйтә алмый. Без дә үз чиратыбызда сезгә булышлык итәчәкбез. Шәфкатьле йөрәкләрегез өчен рәхмәт сезгә. Катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләр азрак булсын иде – кеше үз проблемасы белән ялгыз калырга тиеш түгел”, - диде И.Метшин.
Мэр биредә яшәүчеләр белән дә аралашты. Мэр аларга ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ул өстәгәнчә, шәһәрлеләрдә хәйриячелеккә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә. “Казанда һәм аның чикләрендә ярдәм итәргә теләүчеләр бар. Ләкин кешеләр намуссыз фондлар турында күп тапкырлар ишетеп белә. Ә сезнең игелекле эшегез шәһәр буйлап дулкын сыман тарала, мин ышанам, ярдәм итәргә теләүче оешмалар, кешеләр табылыр”.
Искәртеп үтәргә кирәк, “Умиление” гаиләне, аналарны һәм балачакны саклау үзәге” 2016 елның 7 июлендә автоном коммерцияле булмаган оешма буларак рәсми рәвештә теркәлгән. Ләкин эшен 210 елдан гына Казан епархиясе нигезендә алып бара. Үзәкнең проектларына сайтта ярдәм күрсәтергә мөмкин.