Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2020, 12:48

Илсур Метшин: «Декадник уздырырга, шәһәрнең чисталыгы һәм төзеклеге безнең өстенлекле мәсьәләләрнең берсе икәнлеген искә төшерергә кирәк»

2020 елда шәһәрнең төзелеш мәйданчыкларында җибәрелгән хокук бозу фактлары буенча 68 административ материал төзелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Ксения Швецова). Беренче яртыеллыкта Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе шәһәрнең төзелеш мәйданчыкларында җибәрелгән хокук бозулар фактлары буенча 68 административ материал төзеде. Төп хокук бозу – йөк машиналарының шәһәр юлларына юылмаган көпчәкләр белән чыгуы. Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш компанияләре арасында декадник уздырырга һәм төзекләндерү кагыйдәләре турында барысын да искә төшерергә кушты. «Универсиада алдыннан ук зур төзелешләр алып барырга һәм шул ук вакытта чиста эшләргә өйрәндек. Бездә төзелеш компанияләре күп түгел, аларның барысын да беләбез. Казанның чиста, төзек, тәртип ярата торган шәһәр булуын искә төшерергә кирәк», – диде ул бүген эшлекле дүшәмбедә.

Кагыйдә бозулар шәхси заказчылар объектларында еш очраган, шулай ук хокук бозучылар арасында дәүләт мәгълүмат системасының бюджет төзелешләре дә билгеләп үтелде. Беркетмәләр якын-тирәдәге территорияләрне тиешенчә киртәләп алмау, төзелеш материалларын дөрес урнаштырмау өчен төзелгән, ләкин төп бозу – төзелеш мәйданчыгыннан чыга торган машина йөртүчеләрнең автомобильләр көпчәкләрен юмавы, гәрчә моның өчен җиһазлар барлык төзүчеләрдә булса да, дип хәбәр итте Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев.

«Нәтиҗә – шәһәр юлларына пычрак ташыла һәм шәһәр янында яшәүчеләрнең дәгъвалары арта. Көзге яңгырлы сезон башлану белән әлеге юнәлештә эшебез көчәячәк», – дип билгеләп үтте Н.Минвәлиев.

Апрельдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен ел ахырына кадәр эшмәкәрләр өчен штрафларга моратория кертү турында карар кабул ителде (хокук бозулар кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаска тиеш). Шул сәбәпле Административ-техник инспекция идарәсе эше кисәтү характерында иде. Әмма, шуңа да карамастан, шәһәрнең тышкы күренеше һәм халыкның яшәү сыйфатына бәйле кагыйдәләрне үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы төзелеш компанияләре белән төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләсе буенча аңлату эшләре алып барырга кушты.

«Штрафларга мораторийны кертү турындагы карар кирәкле вакытта кабул ителде, ләкин кайберәүләр моның белән бик үк дөрес файдаланмый. Без шәһәрне чын мәгънәсендә төзекләндерү предприятиеләре, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, ишегалды җыештыручылары көче белән чистартабыз. Шуннан соң төзелештән Камаз чыга, бөтен проспектны пычрата һәм безнең барлык тырышуларыбыз юкка китә, – диде Мэр. – Бик зур чаралар күрергә, декадник уздырырга һәм шәһәрнең чисталыгы һәм төзеклеге безнең өстенлекләрнең берсе булуын искә төшерергә кирәк».

Мэр Тышкы төзекләндерү комитетына Административ-техник инспекция идарәсе белән берлектә әлеге юнәлеш буенча эш алып барырга кушты.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.08.2020
Видеорепортаж
24.08.2020 12:37
Административ-техник инспекция идарәсе 29 чүплекне юк иттерүгә һәм 5 мең агач утырттыруга ирешкән
Барлык яңалыклар