Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2021, 14:22

Илсур Метшин: «Мәктәп территорияләре буенча чит кешеләр йөрүне туктатырга кирәк»

Җәй дәвамында уку йортларында коймалар, ян капкалар, капкалар һәм сак бүлмәләре ремонтланган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Алинә Бережная). Казанның белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзерлеккә тикшерү уза. Мәктәпләрне куркынычсызлык системалары белән тәэмин итүгә шәһәр бюджетыннан 116 миллион сум акча бүленгән. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, социаль-мәдәни учреждениеләрнең куркынычсызлыгын көчәйтүгә агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча 200 миллион сум акча бүленгән.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, шәһәрнең уку йортларында куркынычсызлык югары дәрәҗәдә булырга тиеш, аерым алганда, мәктәпләр территориясенә чит затларны кертергә ярамый. Мисалга Илсур Метшин бер мәктәпкә магнит йозаклары куелган очракны китерде, әмма мәктәп аша йөрергә күнеккән кешеләр аларны кисеп алды. «Мин эчке эшләр идарәсенең бу очракка игътибар бирүләрен сорыйм. Ә гомумән, вакыт-вакыт коймаларда тишекләр барлыкка килә һәм моны балалар түгел, ә өлкәннәр эшли – мәктәп территорияләре буенча йөрүне туктатырга кирәк. Мәктәпләр балалар өчен каралган, һәм алар куркынычсыз булырга тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, Казан мәктәпләрендә яңа уку елында куркынычсызлык системалары яңартылачак, металлорамкалар һәм металлодетекторлар, контроль һәм керү белән идарә итү, ашыгыч хәбәр итү системалары урнаштырылачак, тревога төймәләре белән куелачак. Шулай ук уку йортларында җәй дәвамында территорияләрнең коймаларын, ян капка, капкаларны, саклау биналарын төзекләндерү үткәрелде.

Ирек Ризванов шулай ук коронавирус инфекциясе таралуга бәйле саклану чаралары турында да сөйләде. «Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында респиратор авырулар билгеләре булган балаларны ачыклау өчен мәҗбүри термометрияле көн саен иртәнге фильтрлар оештырылачак, дезинфекция режимы көчәйтеләчәк», – дип хәбәр итте ул. Укучылар арасындагы элемтәләрне киметү максатында һәр сыйныфка кабинет беркетеләчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.08.2021
Видеорепортаж
23.08.2021 12:58
Быел Казанда 8 яңа балалар бакчасы ачылачак
Барлык яңалыклар