Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2020, 22:20

Илсур Метшин: «Быел без миллион квадрат метрдан артык торак төзедек»

2020 елга планлаштырылган барлык эре проектларны, пандемиягә карамастан, тормышка ашыра алдык, дип билгеләде Мэр.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Ксения Швецова). Агымдагы елда Казанда планлаштырылган барлык эре һәм әһәмиятле проектлар, коронавирус пандемиясе белән бәйле килеп туган кыенлыкларга карамастан, тулы күләмдә тормышка ашырылган. Шәһәрдә 1 млн кв.метрдан артык торак төзелгән, Зур Казан боҗрасы ябылган, 300 күпфатирлы йортта капиталь ремонт программасы үтәлгән, 460 йортның йорт яны территорияләре төзекләндерелгән. Боларның барысын да вакытында кризиска каршы күрелгән чаралар һәм шәһәр халкының хезмәт сөючәнлеге аркасында тормышка ашыра алдык, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Эфир» шәһәр телеканалында үткән «Тема» программасында.

«Ел бик катлаулы булды. Әлбәттә ул, барыннан да элек, бөтен дөньяның пандемия белән очрашуы белән исебездә калыр. Карантин, локдаун - боларның барысын да үзебездә сиздек, - диде И.Метшин. - Медицина хезмәткәрләре һәм мондый шартларда эшләүне дәвам иткән барлык кешеләр алдында баш иябез. Шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм белгечләре үз хезмәтен дәвам итте - машина йөртүчеләр, кондукторлар, укытучылар, төзүчеләр. Торак фондын капиталь төзекләндерү мисалында аларга моның никадәр авыр бирелгәнлеге күренә».

Быел күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү сроклары пандемия аркасында сузылды, программаның киләсе елга кичектерелү ихтималы бар иде. Шуңа да карамастан, капиталь ремонт программасы үтәлде, 276 йорт ремонтланды, дип искәртте шәһәр башлыгы.

Алып баручының төзелеш тармагында пандемиянең ничек чагылыш табуы турындагы соравына җавап биреп, Мэр Казанда төзелеш темплары кимемәде диярлек, дип билгеләде. «Быел без миллион квадрат метрдан артык торак төзедек, 960 меңен кулланылышка тапшырдык, калганын гыйнварның беренче көннәрендә кертәчәкбез», - диде ул.

Шәһәр һәм аның халкы өчен әһәмиятле башка программаларны гамәлгә ашырудан баш тартырга туры килмәде, дип ассызыклады Мэр. «Ил хөкүмәте үз вакытында чаралар күрде, шуңа күрә безнең бернинди дәүләт программалары һәм милли проектлар да туктатылмады, - диде ул. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез, чөнки республика программаларының барысы да тормышка ашырылды. Ә бу кешеләрне эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән чын кризиска каршы чара иде».

Быел Казанда юлларны капиталь төзекләндерүгә рекордлы сумма - федераль һәм республика бюджетларыннан 14 млрд сум юнәлдерелде. Шуның аркасында шәһәрдәге юлларның 83%-ы билгеләнгән стандартларга туры килә. «Соңгы 30-40 елда миннән элгәре яшәгәннәрнең хыялы тормышка ашты - Зур Казан боҗрасын тоташтырырга, без аның буенча трамвай хәрәкәтен җибәрдек, - диде И.Метшин. - Һәм мондый чор вакыйгалары күп булды».

Тулаем алганда, пандемия шәһәр икътисадында бөтен дөньядагы кебек үк чагылды, дип өстәде Мэр. Шулай итеп, ваклап сату 7%-ка кимеде, гомуми туклану күрсәткечләре 30%-ка кимеде. «Сәүдә үзәкләрендә трафик 20%-ка төште, ләкин шулай да Kazan Moll яңа зур проекты ачылды. Һәм шунысы мөһим, бу сәүдә үзәге генә түгел, ә гаилә ялы үзәге дә - анда балалар өчен күп нәрсә булдырылган», - дип искәртте шәһәр башлыгы.

Кризис күренешләренә карамастан, икътисадның үсеш күзәтелә торган өлкәләре бар, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Ун ай нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 101,5% тәшкил итте, ягъни без төшмәдек. Машиналар җитештерү 40%-ка арткан, кайбер башка тармаклар да уңай динамика күрсәтә», - дип билгеләп үтте Мэр.

Казан өчен иң зур һәм мөһим проектларның берсе булып «Заречная» канализация станциясен төзү тора. Бүген объектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара, дип хәбәр итте Мэр. «Иске канализация станциясе инде үз эшен башкара алмаган. Яңа станция өстәмә рәвештә 12 млн квадрат метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Без җитди төенне чиштек - бу дистә еллар буе эшли алмаган әйбер», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру да туктамады, аның буенча 460 йортның йорт яны территорияләре төзекләндерелде. Яхшы якка үхгәрешләр 120 мең казанлыга кагылды. Киләсе елда программа дәвам итәчәк, дип билгеләде Мэр.

Моннан тыш, Казанда быел 2220 урынлык 9 яңа балалар бакчасы, 3 яңа мәктәп төзелде, социаль учреждениеләрдә һәм мәдәният сарайларында капиталь ремонт үткәрелде, дип өстәде И.Метшин.

Барлык яңалыклар