Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2024, 13:31

Илсур Метшин: «Читтән күзәтүче позициясендә булырга җыенмыйбыз, чөнки барыбыз да чүпли»

Казанда калдыклар күләмен киметү максатын куйдылар

Фото: Денис Гордийко

Бүген аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә калдыклар күләмен киметү зарурлыгы турында белдерде. Әлеге максатка ирешү өчен ел ахырына махсус программа эшләнәчәк һәм Казан шәһәр Думасына фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.

«Быелдан без әйләнә-тирә мохитне һәм аның ресурсларын саклау принципларын шәһәр эшчәнлеге өлкәсендә гамәлгә кертүгә җитди керештек. Алдыбызга калдыклар күләмен киметү бурычын куйдык, гәрчә чүп-чарны утильләштерү бүген төбәк операторы вәкаләтләренә кагылса да. Читтән күзәтүче позициясендә булырга җыенмыйбыз, чөнки барыбыз да чүпли. Ел ахырына бу юнәлештәге планнарыбызны документ рәвешендә формалаштырып, аны Казан шәһәр Думасы сессиясендә тикшерербез дип өметләнәм. Инде бүген сүздән гамәлгә күчәбез. Без бу юлда ялгыз түгел, СИБУР кебек партнерларыбыз бар», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Киңәшмәдә катнашкан Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сүзләренә караганда, 1 нче июльгә СИБУР ярдәме белән ТР башкаласындагы өч җәмәгать киңлеге территориясендә икенчел материаллардан җитештерелгән урам җиһазлары барлыкка киләчәк. Ленин бакчасында, әйтик, эскәмияләрне һәм урналарны алыштыру, өстәмә рәвештә яңаларын урнаштыру планлаштырыла, яңа эскәмияләр шулай ук «Сосновая роща» паркында пәйда булачак. Ә Аккош күле пляжын икенчел чималдан ясалган ятаклар белән җиһазландырачаклар.

Апрель аенда «УРАМ» экстрим-паркында экостанция павильоны ачылуны да билгеләп үтәргә кирәк. Яңа объект экологик чаралар үткәрү мәйданчыгын, ресайклинг остаханәсен һәм калдыкларны аерым җыю пунктын берләштерә. «Шулай ук биредә интерактив күргәзмә эшли, казанлылар төрү материалларын эшкәртү турында бәян итүче экспозиция белән таныша ала», – диде Айгөл Латыйпова.

Миллениум күпере астындагы парковкада һәр айның соңгы ял көнендә икенчел чимал тапшырырга мөмкин. Бу эш Казансуны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында «ЭкоЛогично» проекты белән берлектә башкарыла.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.05.2024
Видеорепортаж
13.05.2024 12:56
Казанда 2024 елның җәендә паркларда гамәлгә ашырылачак программа турында сөйләделәр
Барлык яңалыклар