Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2023, 15:48

Илсур Метшин: «Без федераль реформаның барлык процессларны җайга салуын көтә алмыйбыз»

Казанда чүп барлыкка килүне киметү һәм эшкәртелә торган калдыклар өлешен арттыру буенча программа эшләнә

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь, Камилә Вилданова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген аппарат киңәшмәсендә, калдыкларны әйләнештә тоту һәм утильләштерү өлкәсендәге вәкаләтләрне төбәк операторына тапшыруга карамастан, шәһәр чүп-чар барлыкка килүне киметүгә һәм калдыкларны эшкәртү күләмнәрен арттыруга юнәлдерелгән программа әзерли, дип сөйләде. Аның турында җәмәгатьчелек һәм барлык кызыксынган яклар, шул исәптән төбәк операторлары һәм федераль коллегалары белән фикер алышачаклар. Проектны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкли.

«Без җәмәгатьчелек хөкеменә мөһим булган программаны чыгарачакбыз. Федераль реформаның барлык процессларны җайга салуын көтә алмыйбыз. 2010 елда Химия урамында полигон ачылган чорда, чүп-чар барлыкка килү мәйданчыкны 28 елга проектларга мөмкинлек бирә иде. Ә без аны узган ел яптык. Бик нык алда барабыз, һәм бу саннарның артуы белән горурланырлык мәсьәлә түгел», - диде шәһәр башлыгы.

Аның сүзләренчә, чүп-чарның хәзерге күләме шәһәр өчен һәлакәтле. Шәһәрлеләрдән балалары һәм оныклары нинди атмосферада үсәчәге бәйле. «Әлеге мәсьәләне соңракка калдыра алмыйбыз, югыйсә, чын мәгънәсендә, чүпкә батачакбыз. Без моны бергәләп аңларга тиеш, ә бу проблеманы кешеләргә җиткерү – җитәкчеләрнең бурычы, шул исәптән минеке дә. Безнең өчен бу сорау – алдагы елларга иң мөһим һәм өстенлекле мәсьәләләрнең берсе», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Мисал итеп, ул үзенең инглиз теле укытучысын китерде. «Ул кибеткә барганда яңа пакетлар алмавы белән горурлана. Һәм мин, Мэр буларак, моны бик хуплыйм. Әни ничек өйрәтте: чиста икән – икенче тапкыр куллан, пычрак икән – ю. Бу акча турында түгел, ә Казанның табигатенә, экологиясенә һәм иртәгәге көненә хөрмәт турында», – дип уртаклашты Мэр.

Ул өстәп әйткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә 925 гектар каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары астында тора. Өстенлекле бурычларның берсе – куллануны чикләү. «Велосипед уйлап таба алмыйсың, иң бай шәһәрләр бу юлны үттеләр яки үтәләр. Куллануны чикләмичә, чүп-чарны икенчел эшкәртү һәм аерым җыю белән генә моны җиңеп булмый. Балалардан, студентлардан, ата-аналардан һәм әлеге планда тәрбиялерәк булган өлкән буыныбыздан башларга кирәк», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 11.12.2023
Видеорепортаж
11.12.2023 12:15
Чүпне дуаль җыю өчен Казанда 1492 контейнер мәйданчыгында сеткалар урнаштырылган
Барлык яңалыклар